Явлаштау урта мәктәбендә «Гаилә кунакханәсе» фестивале узды
Район яңалыклары

Явлаштау урта мәктәбендә «Гаилә кунакханәсе» фестивале узды

Явлаштау мәктәбендә “Гаилә кунакханәсе” фестивале үткәрелде — 70тән артык кеше катнашты.

Явлаштау урта мәктәбендә «Гаилә остаханәсе: буыннар күперен төзеп» проекты кысаларында «Гаилә кунакханәсе» фестивале үткәрелде. Әлеге чара «Знание» җәмгыятенең Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсы премиясе хисабына гамәлгә ашырылган проектның йомгаклау бәйрәме булды. Фестивальдә 70тән артык кеше — укучылар, ата-аналар, педагоглар һәм кунаклар катнашты. 20 гаилә «Гаилә кыйммәтләре» коллажлары, гаилә истәлекләре һәм традицияләре турында видеороликлар тәкъдим итте.

Чара җылы аралашу, уртак иҗат һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Ул гаилә кыйммәтләрен саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту һәм мәктәп белән ата-аналар хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлдерелде. Фестивальне оештыруда район мәдәният йорты, Саба үзәк китапханәсе, "Беренчеләр хәрәкәте«нең җирле бүлекчәсе һәм «Саба таңнары» газетасы редакциясе ярдәм күрсәтте.«Гаилә кунакханәсе» мәктәп тормышында матур һәм истәлекле вакыйга булып кереп калды!


Нет комментариев