5 апрель 2018 яңалыклары
-
Алмаз Хәмзин бөтен залны җырлатты!
Алмаз Хәмзин баянда Авыл көе (Сагыну) татар халык җырын башкара.
-
ЭПИЗООТИК ХӘЛ - КОНТРОЛЬДӘ
Саба районында эпизоотик һәм эпидемик вәзгыять 2015 елдагы белән чагыштырганда сизелерлек яхшырган. Ул вакытта хайваннар арасында 69 котыру (шуларның 37се төлке) очрагы теркәлеп, аларның тешләвеннән, тырнавыннан зыян күргән 227 кеше дәвалау-профилактика учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән булган.
-
Татарстан орлыклар белән 106 процент тәэмин ителгән
Хәзер республикага көньяк төбәкләрдән шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыгы китерәләр.
-
Казанда табибларның уртача хезмәт хакы билгеле булды
Татарстан башкаласында медицина хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы 5,5 мең сум тәшкил итә.
-
“ТРАКТОРНЫ КЫЗЫКСЫНЫП ЯСАДЫМ”
Теләчедә яшәүче Вахит Сөнгатовны алтын куллы тимер остасы буларак беләләр. “Игенче” ширкәтенең алыштыргысыз эретеп ябыштыручысы, токаре тимер эшләренең теләсә кайсын ялт итеп башкара: капка-койма, мунча миче, тегермән һәм тагын әллә ниләр ясый. Озак еллар буена туплаган тәҗрибәсен кулланып, үз куллары белән трактор да җыйган.
-
Бүген Шәрәфиев Равил Шиһап улына 80 яшь
5 апрель– Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Шәрәфиев Равил Шиһап улының туган көне.
-
Әни белән кызы тиеш булмаган урында юл аша чыкканда машина бәрдергән
36 яшьлек хатын 6 яшьлек кызы белән тиеш булмаган урында юл аша чыгып бара торган булган.
-
Мәгарифме, күсәкме?..
Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе галимнәре: “Россиянең мәгариф системасын реформалау: йомгаклар һәм нәтиҗәләр” дигән доклад әзерләде. Галимнәрнең фикерләре сөендерә торган түгел: соңгы ун ел эчендә мәктәпләрне һәм вузларны кысып, оборонага һәм көч структураларына акча өстәү мәгариф системасының җимерелүенә алып бара.
-
Яңа форматтан спортка караш (ВИДЕО)
GONGTV спорт һәм музыка интернет каналында “Безнең формат” дип исемләнгән өр-яңа сәхифә үз эшен башлап җибәрде. Алдан хәбәр иткәнчә, әлеге проект спорт темасын яктыртачак. Безнең интернет канал спорт сөючеләрне берләштерде дисәк, ялгыш булмас.
-
АРМИЯДӘ БУЛУ АБРУЙЛЫ
РФ Президенты имзалаган Указ нигезендә, 1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру башланды. Аның үзенчәлекләре нинди, хәрби частьләрдә безнең призывникларны нәрсә көтә – республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары буенча бүлеге начальнигы Фәнис Закиров белән әңгәмәбез шул хакта.
-
Арчада республикакүләм Габдулла Тукай укулары узачак
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 12 апрельдә VII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында 64 укучының, 54 укытучының эше тыңланачак.
-
Татарча солянка
Рецепт.
-
“АБЫЙ ДА: “ТӘНӘФЕС КИРӘК”, — ДИДЕ”
Җырчы Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА белән еш аралашсак та, күрешеп сөйләшмәгәнгә шактый вакыт узган. “Хата”ны төзәттек — шушы көннәрдә Диләнең РКБ якларындагы фатирында булып кайттым.
-
Мунча, гараж өчен салымны беспилотник ярдәмендә билгеләргә җыеналар
"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк", - ди адвокат.
-
Бу кабат бастырып чыгару түгел, бу китап өр-яңа форматта чыгачак – Айсылу Галиева
Татарстан китап нәшрияты тарафыннан “Секреты татарской кухни” рецептлар китабы май аенда дөнья күрәчәк.