Әни белән кызы тиеш булмаган урында юл аша чыкканда машина бәрдергән
36 яшьлек хатын 6 яшьлек кызы белән тиеш булмаган урында юл аша чыгып бара торган булган.
Казанда юлда балалы хатынны 20 яшьлек йөртүче утырган "Опель" машинасы бәрдергән. Бу турыда "Татар-информ"га Дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.
Кичә Адоратский урамында 36 яшьлек хатын 6 яшьлек кызы белән тиеш булмаган урында юл аша чыгып бара торган булган. 20 яшьлек машина йөртүче туктарга өлгермәгән һәм аларны бәрдергән.
Хатынның баш мие селкенгән, баланың маңгае бәрелгән.
Фото: https://pixabay.com | manfredrichter
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев