Мәгарифме, күсәкме?..
Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе галимнәре: “Россиянең мәгариф системасын реформалау: йомгаклар һәм нәтиҗәләр” дигән доклад әзерләде. Галимнәрнең фикерләре сөендерә торган түгел: соңгы ун ел эчендә мәктәпләрне һәм вузларны кысып, оборонага һәм көч структураларына акча өстәү мәгариф системасының җимерелүенә алып бара.
Эчке тулай продуктның 3,6 проценты күләмендәге чыгымнар мәктәпләрнең һәм югары уку йортларының минималь үсеше өчен дә җитәрлек түгел. Югары икътисад мәктәбе мәгълүматлары бюджеттагы мәгариф өлешенең 2007 елдан соң 11,8 проценттан 9,8 процентка кадәр кимүен күрсәтә. Нәтиҗәдә 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге гражданнарның 65,8 проценты гына мәктәптә белем ала. Алдагы 6 елда исә мәктәп яшендәге балалар саны 3 миллионга артачак. Хәзер бер укытучыга 14 бала туры килсә, 2024 елга бу сан 17 булачак.
Мәктәпләргә 267 мең яңа укытучы кирәк булачак. Балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр саны 25 процентка арттыруны таләп итә. Галимнәр исәпләп чыгарганнар: гомумбелем мәгарифенә чыгымнар 39 процентка арттыруны сорый. Бары тик югары уку йортларында гына студентлар саны кими. Бюджет урыннарының 22 процентка кимүе көтелә. Бу вузларда 1 миллион 626 мең урындык артык булачак дигән сүз. Россиядә бер студентка чыгымнар елга 262 мең сум дип санала. Димәк, югары мәктәпнең чыгымнары хәзерге 526 миллиард сумнан 428 миллиард сумга кадәр киметеләчәк. Бу хәл югары белем бирү өлкәсенең деградациясенә китерәчәк, дип нәтиҗә ясый белгечләр. Дөнья базарында көндәшлек сәләтенә ия булу өчен исә вузларның чыгымын киметергә түгел, бик аз дигәндә 44 процентка үстереп, бер елга 805 миллиард сумга җиткерү таләп ителә.
Дәүләт бюджеты исә акчаны мәктәпкә түгел, һаман да көч структураларын ашатырга тоту ягында. Россия – дөньяда җан башына иң күп полицейский туры килә торган ил. 2018 ел федераль бюджетының 37,4 процентын чиновниклар һәм силовиклар ашый. Бу мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленгән акчадан 5,5 тапкыр артыграк икән. Илдәге вәзгыять исә күрсәтә: ниндидер эчке дошманнардан саклану өчен, алдагы елларга акчаны тагын да күбрәк бүләргә туры киләчәк. Шунысы аяныч: чиновниклар һәм силовиклар армиясе, аларга күпме генә акча бүлмә, “Кышкы чия” дәһшәте кебек хәлләрдә көчсез булып чыгалар һәм баррикаданың халыкка каршы ягына басарга мәҗбүр булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев