Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ТРАКТОРНЫ КЫЗЫКСЫНЫП ЯСАДЫМ”

Теләчедә яшәүче Вахит Сөнгатовны алтын куллы тимер остасы буларак беләләр. “Игенче” ширкәтенең алыштыргысыз эретеп ябыштыручысы, токаре тимер эшләренең теләсә кайсын ялт итеп башкара: капка-койма, мунча миче, тегермән һәм тагын әллә ниләр ясый. Озак еллар буена туплаган тәҗрибәсен кулланып, үз куллары белән трактор да җыйган.

— Тракторым ике кыш чыкты, алыштыргысыз ярдәмчем ул, — дип сөйләде Вахит абый. — Карны көрәк белән көрәргә озак бит, ә моның белән эттереп тә, чүмече белән күтәреп тә чыгарып була. Җәен кулланырга дип сука-тырма ясаган идем, әмма бакча трактор белән эшкәртерлек зур түгел. Аңа тагу өчен махсус прицеп бар, җиңел машинага дип ясаган идем, тракторга да ярады. Вак-төяк йомыш булса, шуны тагып чыгам. Әмма әллә кая китеп булмый: үзең ясаган техника белән йөрү шикләндерә. Чөнки штраф салу очраклары турында сөйләп торалар. Элек үзең ясаган техниканы ансат теркәп, номер алып була иде, хәзер аның мәшәкате күп бугай. Дөресен әйткәндә, артыннан йөрисе килми, кирәк тә түгел...
Тракторны ясау өчен, Вахит абый, нигездә, “Нива” һәм “Ока” машиналары детальләрен кулланган. Ике цилиндрлы двигатель, утыргыч, яктырткычлар — “Ока”ныкы, ә арткы һәм алгы күчәр, тапшыру тартмасы, тәгәрмәчләр “Нива”дан алынган. Кирәк-яракның кайберсен тимер-томыр чүплегеннән тапкан. Башкарып чыккач, уйлаганнары чынга ашкач, Вахит абый зур канәгатьлек хисе кичергән. Тракторның ягулыкны аз тотуы хуҗасының күңеленә хуш килә икән. Әмма ул бу техника белән чикләнергә җыенмый, хәзер остаханәсендә түбән басымлы тәгәрмәчле вездеход эшләнә.
— Яртысы ясалган, двигатель урнаштырмадым әле, — дип сөйләде әңгәмәдәшем. — Ул барысы да тарта торган өч күчәрле булачак. Вездеход җирдә дә, карда да, суда да батмый, шунысы кызыктыра. Интернетта аны ясаучылар күп фото куйган, аларны да карыйм. Әмма минеке үземчә булырга тиеш, кемнедер кабатлыйсым килми. Аннары, кул астындагы детальләрне кулланасың бит, башкалар куйганын эзләп йөрмисең. Техника ясау — кызык, иҗадый эш. Нәтиҗәсе яхшы булса, тагын эшлисе килә.

Фото: https://vk.com/irekmaydani

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вот такие золотые руки у нашего папы!!!