Рәзилә РӘСИМ автор яңалыклары
-
“КАН АЛДЫРУ — КҮП АВЫРУДАН ДӘВА”
Соңгы арада традицион булмаган медицинаның кан алдыру, ягъни хиҗама дигән ысулы популярлашып килә. Интернеттагы аралашу сайтларында, әлеге дәвалану төре ярдәмендә организмнан пычрак канны чыгарып, шактый чирдән котылып була, дип ышандыралар.
-
“ТРАКТОРНЫ КЫЗЫКСЫНЫП ЯСАДЫМ”
Теләчедә яшәүче Вахит Сөнгатовны алтын куллы тимер остасы буларак беләләр. “Игенче” ширкәтенең алыштыргысыз эретеп ябыштыручысы, токаре тимер эшләренең теләсә кайсын ялт итеп башкара: капка-койма, мунча миче, тегермән һәм тагын әллә ниләр ясый. Озак еллар буена туплаган тәҗрибәсен кулланып, үз куллары белән трактор да җыйган.
-
“УМАРТАЧЫ ИКЕ ЕЛ БӨЛГЕНЛЕКТӘ”
Авыл халкы бал ашамый башлады. Балны алучы булмагач, умартачылык белән шөгыльләнүнең кызыгы бетеп бара”... Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылында гомере буе умарта тоткан 81 яшьлек Камил абый Хәмзин әнә шундый сүзләр белән каршы алды. Бүген 35 баш умартасы бар икән, әмма бу кәсептән кергән табыш кына мактанырлык түгел, ди...
-
“ДИСПАНСЕРИЗАЦИЯ МАКСАТЫ — ЯШЕРЕН ЧИРНЕ АЧЫКЛАУ”
Олыгайган саен кешегә медицина тикшерүләрен ешрак үтәргә кирәк, диләр, мондый яшерен авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
-
“ИНСТАГРАМ” КӘЕФНЕ КЫРСА, АНДА КЕРМӘГЕЗ”
Сез “Инстаграм”да теркәлгәнме, таныш-белешләрегезнең, “йолдызлар”ның тормышын шуннан күреп-белеп торасызмы? Дөньяда йөзләгән миллион кеше әнә шулай көн саен башкаларның яшәешен күзәтә икән.
-
“АРЫСЛАНЫБЫЗ ГАИЛӘ ӘГЪЗАСЫНА ӘЙЛӘНДЕ”
Хуҗалыгында тәвә кошы, дөя, ишәк ише экзотик җан ияләре асраучылар белән еш очрашабыз, ә менә ишегалдында ерткыч хайван тотучыны күргән юк иде әле. Башкортостанның гап-гади бер авылында — Калтайда (Кушнаренко районы) Муллаяновларда арыслан яшәвен белгәч, нык аптырадым.
-
“ТОРМЫШЫМНЫҢ МӘГЪНӘСЕ — БАЛАЛАР”
Башкортостанның Миякә районы Баязит авылында яшәүче 42 яшьлек Айгөл Гиззаткулованың тормышы белән танышкач, аның олы йөрәклелегенә сокландым. Үзенең 3 баласы янына тагын 6 сабыйны тәрбиягә алган ул. Янында тормыш юлдашы булмаса да, үз өстенә әнә шундый җаваплылык алырга курыкмаган.
-
“ГОМЕР БУЕ ТИМЕР-ТОМЫР АРАСЫНДА МИН”
Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яшәүче Таһир Бәшәров бөтен гомерен техникага багышлаган. 50 яшенә җиткәнче әллә ничә техниканы иярләргә өлгергән данлыклы механизатор тормышын трактор, комбайн, машиналардан башка күз алдына да китерми.
-
“ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ АВЫРУНЫ ҮЛӘН БЕЛӘН ДӘВАЛАП БУЛА”
аллыда яшәп, 30 ел чамасы дәвамында үләннәр белән эш итүче Виктор Мелешкин беркайчан чирләми икән. Моңа ничек ирешүен яшерми, кирәк булса, башкаларга да бик теләп өйрәтә. Ул дару үләннәре ярдәмендә дәваланырга өнди...