Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“АРЫСЛАНЫБЫЗ ГАИЛӘ ӘГЪЗАСЫНА ӘЙЛӘНДЕ”

Хуҗалыгында тәвә кошы, дөя, ишәк ише экзотик җан ияләре асраучылар белән еш очрашабыз, ә менә ишегалдында ерткыч хайван тотучыны күргән юк иде әле. Башкортостанның гап-гади бер авылында — Калтайда (Кушнаренко районы) Муллаяновларда арыслан яшәвен белгәч, нык аптырадым.

Без циркта авыз ачып карап утыра торган “зур мәче” аларның гаилә әгъзасына әйләнгән. 
Флюр Муллаянов — һөнәре буенча төзүче: шлак-бетон блоклар әзерләү цехы булдырып, шунда җитештерелгән материалдан йорт төзеп сату белән шөгыльләнә. Тормыш иптәше, үзе әйтмешли, сандугачы — Зөһрә ханым Уфада ветераннар госпиталендә шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан... 4 уллары бар, ә хуҗалыкларында арыслан пәйда булуга төпчекләре Алмаз сәбәпче икән. 
— Шерханны (арысланның кушаматы — Р.Р.) Алмазның туган көненә бүләк иттеләр, — дип сөйләде гаилә башлыгы Флюр абый. — Пермьдә яшәүче гаилә дусларыбызның шәхси зоопаркы бар, алар ил буйлап үз җәнлекләрен күрсәтеп йөри. Кечкенә арыслан малаена безгә кайтканда бер ай чамасы иде. Мультфильмдагы шикелле матур, сырпаланырга ярата иде. Аны башта мәче кебек өйдә тоттык. Беренче өч көндә бернәрсә ашамагач, бик кайгырдык. Ит тә бирәбез, сөт тә салабыз, ашамый гына бит. Пермьдәге дустыбызга шалтыратып сорашкач кына аңладык: итне иттарткычтан чыгарып, авызына кашык белән салырга кирәк икән. Шулай иткәч, ашый башлады. Башта аның белән бер йортта яшәү күңелле иде: уйный, көлдерә, сырпалана. Үзе шундый чиста: йомышын бер генә урынга башкара. Әмма соңыннан күн диваннарны ерта, әйберләрне кимерә башлагач, ишегалдына чыгардык. Трос суздык та, арысланга муенчак кидереп, чылбыр белән шуның буйлап йөри торган итеп ясадык. Йорт-җирне саклаучы эт кебек иде, әмма өрми (көлә). Янына барсаң, уйнарга гына тора: кар көрте артына кача да, артыңнан килеп, өстеңә сикерә. Бераз тешли әле. Ни дисәң дә, ерткыч хайван бит, шүрләтә, билгеле. Әмма аның янында курыкканыңны сиздерергә ярамый. Яшь ярымга кадәр эт кебек җитәкләп йөрттек, урамга алып чыга идек, балалар да уйнады. Тик үсә төшкәч, көчлеләнде. 200 кг авырлыктагы җәнлекне ничек тотып торасың? 5 кешене дә өстерәп алып китәргә мөмкин. Шуңа да аңа махсус читлек ясадык. 
Муллаяновлар әйтүенчә, ерткычка көненә 10-13 кг ит бирергә кирәк. “Моны асрау бик кыйммәткә төшә икән”, — диюемә каршы Флюр абый болай дип җавап бирде: 
— Эшләп торабыз бит, Аллага шөкер, ит кенә таба алабыз. Шерханга мартта 2 яшь тула, шушы вакыт эчендә аны шундый яратып, үз итеп өлгердек. Ул бит безне “йолдыз” итте, карарга каян гына килмиләр. Мин дә, хатыным да — гап-гади көтүче балалары, шулкадәр игътибар булгач, бик сөенәбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X