Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ДИСПАНСЕРИЗАЦИЯ МАКСАТЫ — ЯШЕРЕН ЧИРНЕ АЧЫКЛАУ”

Олыгайган саен кешегә медицина тикшерүләрен ешрак үтәргә кирәк, диләр, мондый яшерен авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

Һәр 3 ел саен һәркем бу тикшерүләрне бушлай үтәргә хокуклы, бөтен чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала. 2015 елда РФ Сәламәтлек министрлыгы кабул иткән карар (№36) нигезендә, 21 яшьтән узган һәркем моңа хокуклы. Бу диспансеризация дип атала. Бер җирең авыртмаса да, “егетләр кебек” йөрсәң дә, табиблар әлеге чараны үтәргә киңәш итә. Русиядә йөрәк-кан тамыры системасы, яман шеш, шикәр чире, үпкә авыруларыннан үлүчеләр саны күп булу сәбәпле, диспансеризация аларны ачыклауга юнәлдерелгән. Апас районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары САФИУЛЛИНА Талия Габделкадыйр кызы әйтүенчә, тикшерүләр вакытында шактый җитди һәм куркыныч чирләр дә ачыклана. 
— Талия ханым, диспансеризация беренче чиратта нинди чирләрне ачыклауга юнәлдерелгән? 
— Йөрәк-кан тамыры системасы, яман шеш, шикәр чире кебек кеше сәламәтлеге өчен үтә куркыныч авыруларны ачыклау күздә тотыла. Мәсәлән, тикшерүләр узганда, ирләр ПСА анализы (каннан) бирә. Башка вакытта ул түләүле, ә менә 3 елга бер ир-ат диспансеризация кысаларында аны бушка тапшыра. Бу анализ ярдәмендә мәни бизендәге яман шешне башлангыч, яшерен стадиядә ачыклап була. Маммография хатын-кызларда еш очрый торган күкрәктәге яман шеш авыруын тикшерү максатыннан ясала. Гомумән алганда, диспансеризация нәтиҗәсендә инвалидлыкка, иртә үлемгә китерә торган хроник яисә кискен авыруларны ачыклау күздә тотыла... 
— Диспансеризациягә кеше үзе белеп киләме, әллә график буенча чакырасызмы? 
— Яше 3 кә бүленгәннәрнең (мәсәлән, 51 өчкә бүленә) һәммәсе диспансеризация узарга тиеш. Бу хакта авыл фельдшерлары, участок табиблары аша халыкка хәбәр итәбез. График айлап төзелә: мәсәлән, гыйнварда туганнар шушы айда үтә. Бөтенесе берьюлы килмәсен өчен, график төзедек, районда 3400 ләп кеше узарга тиеш, шуны 12 айга бүлдек. Ә болай ел дәвамында һәркем үзе теләгән вакытта үтәргә мөмкин. Үзгәреш кертмәсме дип, әлегә халыкны чакырмыйча торабыз, үзе килгән кешене генә үткәрәбез. Массакүләм чакыру язга таба булыр, мөгаен. Аннары, үзгәрешләр нигезендә, хатын-кызларны маммографиягә ешрак чакырасы булачак: элек ул 3 елга бер иде, хәзер исә 51-69 яшьлекләргә ике елга бер узарга кирәк...
— Талия ханым, диспансеризация үтү өчен күпме вакыт кирәк? 
— Яшьрәкләр бер көндә дә уза, аларга Казаннан әйләнеп кайта торган анализлар тапшырырга кирәкми. Ә өлкәнрәкләр анализлар килгәнен бер атна көтә, яңадан тикшерәсе булса, чакырабыз. Күп дигәндә моның өчен ике көн кирәк...

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев