Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ГОМЕР БУЕ ТИМЕР-ТОМЫР АРАСЫНДА МИН”

Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яшәүче Таһир Бәшәров бөтен гомерен техникага багышлаган. 50 яшенә җиткәнче әллә ничә техниканы иярләргә өлгергән данлыклы механизатор тормышын трактор, комбайн, машиналардан башка күз алдына да китерми.

— Әтием заманында районның дәрәҗәле механизаторы иде, гомере буе тракторда эшләде, — дип сөйләде Таһир Бәшәров. — Тимер-томыр белән җенләнгән кешенең улы да шуннан ерак китә алмый. Телисеңме-теләмисеңме, үсеп җиткәнче техниканың эчен-тышын белеп бетерәсең.
Кечкенәдән техника ясау теләге белән яндым. 2006 елда әнә шул хыял мине трактор җыярга өндәде. Иске “Москвич”ның двигателен, утыргычларын, көпчәкләрен һ.б. запас частьларын кулландым. “Газик”ның тапшыру тартмасы, “ГАЗ-51”нең күчәре ярады. Кыскасы, кул астындагы тимер-томырдан әмәлләдем. Трактор хуҗалык өчен бик файдалы булды...


Фото agryz-rt.ru

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев