Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ИНСТАГРАМ” КӘЕФНЕ КЫРСА, АНДА КЕРМӘГЕЗ”

Сез “Инстаграм”да теркәлгәнме, таныш-белешләрегезнең, “йолдызлар”ның тормышын шуннан күреп-белеп торасызмы? Дөньяда йөзләгән миллион кеше әнә шулай көн саен башкаларның яшәешен күзәтә икән.

Бер яктан караганда, бу бик уңайлы шикелле: танылган шәхесләрнең, якыннарыңның тормышы — уч төбендәге кебек, аларга комментарий калдыру мөмкинлеге дә бар. Әмма психологлар, социаль челтәрләр арасында “Инстаграм” иң куркынычы, дип чаң чуга. Имеш, ул кешенең хисси һәм психик сәламәтлегенә начар йогынты ясый икән. Шул хакта сәхифәбезнең даими кунагы — психолог Гөлнара ХИСАМОВАдан сораштым.
— Гөлнара ханым, “Инстаграм” ни рәвешле кеше сәламәтлеген какшатырга сәләтле? 
— “Инстаграм”да теркәлеп, шуннан көн саен файдаланучылар әйтүенчә, аңа бәйле була башлыйсың икән. “Иртән торуга кул телефонга сузыла, иң элек шуны кереп карыйсың, вакытны күп ала”, — диючеләр бар. Зыяны нидә, аңлатам: “Инстаграм”нан файдаланучылар анда бик матур фотоларын урнаштыра. Мәсәлән, танылган кешеләр, аеруча хатын-кызлар, фильтр аша уздырылган фотолар элә. Тормышының яхшы якларын гына күрсәтә, матур урынга басып фотога төшә, өе-машинасы, байлыгы белән мактана. Шуларны күрүчедә комплекс барлыкка килә: “мин чибәр түгел”, “сөйгәнемнән уңмадым”, “тормышым начар” дип нәтиҗә ясап, кеше төшенкелеккә бирелә. Бу аеруча хатын-кызларга кагыла: җырчыларны матур макияж, прическа белән күреп, алар тышкы кыяфәтеннән ояла, читенсенә башлый. Зифа буй-сын күргәч: “Миңа да ябыгырга кирәк”, — дип үз өстендә эшли башласа — бер хәл, әмма күпләр берни башкармый, кәефсезләнә генә. Нәтиҗәдә кешенең үз-үзенә бәясе төшә... 
— Социаль челтәрләргә бәйлелек куркыныч нәрсәме? 
— Аларга бәйлелек шундук барлыкка килми, моның өчен айлар, еллар кирәк. Һәркем игътибар итәдер: башта ул үз “бите”нә атнага бер керә, аннан көнгә бер керергә ияләнә, аннары бөтен эшен ташлап, виртуаль дөнья буйлап сәяхәт итә башлый. Әмма шунысы аңлашылмый: күп еллар буе күрешмәгән, хәтта хәл-әхвәл белеп шалтыратышмаган кешенең йөзләгән фотосын карап утыру кирәкме икән? Бәйлелек билгеләре мондый: кеше үз “бите”нә кереп, яңалыклар карап яки фото өстәп чыгу теләген баса алмый, моның өчен бөтен эшен ташларга әзер. Якыннары, җитәкчесе аның күп вакытын телефон яки компьютер янында уздыруына зарлана, анда кергәч, бөтен дөньясын оныта, ашаганда да телефонын кулыннан төшерми, төнлә дә интернетта утыра. Шундый билгеләр күзәтелгәндә, сагаерга кирәк. 
Бу аеруча мәктәп яшендәге балаларга, үсмерләргә кагыла. Аларда бу бәйлелек шактый еш күзәтелә. Һәрвакыт виртуаль дөньяда кайнау уңай йогынты ясамый, билгеле.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев