Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“УМАРТАЧЫ ИКЕ ЕЛ БӨЛГЕНЛЕКТӘ”

Авыл халкы бал ашамый башлады. Балны алучы булмагач, умартачылык белән шөгыльләнүнең кызыгы бетеп бара”... Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылында гомере буе умарта тоткан 81 яшьлек Камил абый Хәмзин әнә шундый сүзләр белән каршы алды. Бүген 35 баш умартасы бар икән, әмма бу кәсептән кергән табыш кына мактанырлык түгел, ди...

— Бал кортларын чыгара башлагач, барысына да өлгереп булмый, шуңа алдан әзерләнәм, — дип сөйләде әңгәмәдәшем. — Бик аз йоклыйм, шуңа да көн дәвамында күп нәрсәгә өлгерәм, эшем тавык чүпләп бетерерлек түгел (көлә)... Кайчакта туеп: “Әллә сатып, үзебезгә җитәрлек кенә калдырыйкмы?” — дип тә уйлыйм. 35 баш күп бит. Аның эшен белмәгән кеше умарта тоту ансат дип уйлыйдыр, әмма мәшәкате шактый. Мәсәлән, бал кортларын елга ике тапкыр: язын һәм көзен дәваларга кирәк. Шулай итмәсәң, чиргә бирешеп, кырылып бетүләре дә бар. Узган ел күпләп (50-100 баш) умарта асраучыларның кортлары шактый үлде, бик зарландылар. Ә минем 100 % исән калды, Аллага шөкер. Хәзер чире дә күп, аларга каршы дарулары да бихисап. Умартачылык кибетләреннән аласың да, күрсәтмәдә язылганнарны үтисең, шул гына. Кышын ашарына булса, корт үлми. Мәсәлән, умарталарның бер өлешен “корт өе”нә кертәм, икенче өлеше кышны бакчада чыга. Көздән ояларын җылытам да, кар ява башлагач, оя өстенә, яннарына өям. Шулай эшләгәч, бик салкында да өшемиләр.
Камил абыйның умарталыгы йортыннан юл аркылы гына урнашкан. Кар ерып, бакчага кереп булмыйдыр дип уйлаган идем, әмма тиктормас умартачы сукмакны кышын да суытмаган. Икәүләп ояларны карап йөрдек...
Соңгы елларда умартачыларның күбесе: “Бал сатылмый”, — дип зарлана. Шуның сәбәпләрен дә ачыкларга тырыштык.
— Авыл халкы нишләп бал ашамый, шуңа шаккатам, — диде ул. — Югыйсә аның организм өчен ни дәрәҗәдә файдалы булуын да беләләр. Аллага шөкер, шушы яшемә җитеп, эчке әгъзаларымның авыртканы юк. Моны балның шифасы дип фаразлыйм. Кыйммәт, дияселәре килә бугай. Кукмарада 1 килосын 350 сумга сатучылар барын беләм, мин 300 гә сатам. Әмма алай да җырлап алмыйлар әле. Бал ник кыйммәт? Чөнки умартачылык кибетләрендә дарулар, кирәк-ярак бәясен ел да 15 %ка арттыралар. Бу бал хакына йогынты ясый. Умартачылар 2 ел бөлгенлектә бит инде! Банкрот булмас өчен, бер оядан 30 кг бал алырга кирәк. Ә минекеләр, мәсәлән, узган ел нибары 12-13 кг бирде. Бу шулкадәр эшләп, бушлай бал ашау гына дигән сүз. Һава торышы бал җыярга ирек бирмәде. Җылы булмагач, чәчәккә нектар төшми.
Гомере буе кортлар арасында кайнашып, бал сыйфатының асылына төшенгән Камил абыйдан: “Иң яхшы бал кайсы?” — дип сорадым. Халык арасында, юкә балы яхшы, дигән фикер яши бит.
— Юкә балы, дип саталар инде, тик ул бик дефицит бит, — диде умартачы. — Үз гомеремдә чын юкә балын бер 5 тапкыр гына алганмындыр. Ул ел саен булмый. Чөнки юкәнең чәчәге ачык, яңгыр яуса, аның балы юылып бетә. Ә кояш кыздырса — кибә. Болытлы, әмма явым-төшемсез көннәр булганда гына, кортлар аның балын җыеп ала. Гомумән, теге яки бу чәчәкнеке дип аеру кыен. Әгәр 50-100 гектар кандала үләне (донник) басуың булып, кортларыңны шунда тотсаң, донник балы дип әйтә аласың. Ә юк икән, димәк, балның нинди чәчәктән җыелуын тәгаен белеп булмый. Умартачы кортның сыртына утырып йөрми бит. Корт каян таба — шуннан җыя. Әмма бу начар дигән сүз түгел. Минемчә, иң яхшы бал — төрле чәчәкләрдән җыелганы. Чөнки һәр чәчәкнең балы сәламәтлек өчен үзенчә файдалы...

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев