3 апрель 2018 яңалыклары
-
Ләйсән Утяшева дәү әнисе белән
«Нәнәем (Башкортстан ягында дәү әнине шулай диләр) безнең янга сәламәтлеген бераз яхшартырга һәм оныкларын күрергә килде. Аның янында үзеңне кечкенә бала кебек итеп хис итәсең.» — дип язган танылган татар кызы инстаграм постында.
-
Каен безнеке!
Фани дөньяга килеп, мүкәләп йөри башлагач, тормыш-көнкүрештәге төгәлсезлекләрне, тигезсезлекләрне күреп хәятнең нинди икәнлеген аз-маз чамалый башлаган идем. Әмма сораулар биреп, өйдәгеләрне борчуга саласым килмәде, чөнки, котылып кайтсалар да, алар мыеклы агайның чоры мәхшәреннән арынып, әле тынычлана алмаганнар иде.
-
Россия фәннәр академиясе президенты БДИдан баш тартырга чакыра
Александр Сергеев “илдән интеллектлар китү проблемасына игътибар белән карарга” кирәк, дип саный.
-
Кемерово фаҗигасенең яңадан-яңа ВИДЕОлары чыга тора
Интернетта 25 март көнне бар ил халкын кара кайгыга салган фаҗиганең яңа видеоязмалары чыга тора. "Зимняя вишня"дагы зур янгында 64 кеше, күбесе балалар янып үлде. Тагын бик күпләр зыян күрде. Алга таба мондый афәтләрдән Ходай сакласын!
-
Солдат булырга соң түгел. Эш кирәк булгач, егетләр үзләре китә
1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Бу юлы аның яңалыгы да бар. Моңа кадәр сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән азат ителүчеләрне дә солдатка ала башлаячаклар. Алар үзләре әнә шундый теләк белдерә икән. Армия һәм флотка Татарстаннан – 3 мең 200, Росссиядән 128 мең егет чакырылачак.
-
Синоптиклар Татарстанда томан булачагы турында кисәтә
Республикада һәм Казанда кайбер урыннарда томан төшәчәк.
-
Эзмә “Туризм” укучылары спорт туризмы ярышында катнаштылар
Эзмә урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Туризм” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар Арча шәһәрендә узган спорт туризмы ярышында катнашып кайттылар.
-
Татарстанда сәүдә үзәкләрен тикшерү барышында прокурорлар 280 нән артык хилафлык ачыклаган
Республикада 260 сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре тикшерелә.
-
Апрельдән почта хезмәтләренә бәяләр артты
Почта башкара торган кайбер хезмәтләргә апрель аеннан бәяләр артты.
-
Марьям Миннегуловадан рецепт
Рецепт.
-
Вадим Захаров белән Римма Никитинаның иҗатында танылган журналист Илфак Шиһапов нинди роль уйнаган?
Журналист, продюсер, танылган җырлар авторы Илфак Шиһапов 2017 елның май аенда арабыздан китеп барды. Быел аңа 50 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, 5 апрель көнне Филармония концертлар залында Илфак Шиһаповка багышланган концерт кичәсе уздырыла. Бу концертта Илфак Шиһапов белән хезмәттәшлек иткән, аның иҗатында нинди дә булса урын тоткан шәхесләр, укучылары катнашачак. Алар арасында Вадим Захаров белән Римма Никитина да бар.
-
Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар
14 һәм 15 яшьлек ике кыз Россия буйлап сәяхәт итәргә уйлаган.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Карга боткасы" бәйрәме
Олы Кибәче авыл җирлегендә язгы милли бәйрәм "Карга боткасы" оештырылды. Бәйрәмгә килгән халык төрле милли уеннарда көч сынашып күңел ачты, үзбәк пылавы белән сыйланды. - Олы Кибәче авыл җирлеге.
-
TMTV премиясен алу өчен, җырчылар 40 номинациядә көч сынаша
Быел тантанада яңа номинацияләр дә кертелгән.
-
Татарстанда узган ел 25 авыл җирлеге җитәкчесе җинаять җаваплылыгына тартылган
Җаваплылыкка тартылучылар арасында 16 мәгариф хезмәткәре дә бар.