Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Каен безнеке!

Фани дөньяга килеп, мүкәләп йөри башлагач, тормыш-көнкүрештәге төгәлсезлекләрне, тигезсезлекләрне күреп хәятнең нинди икәнлеген аз-маз чамалый башлаган идем. Әмма сораулар биреп, өйдәгеләрне борчуга саласым килмәде, чөнки, котылып кайтсалар да, алар мыеклы агайның чоры мәхшәреннән арынып, әле тынычлана алмаганнар иде.

Мәктәптә икенче класста укытучыбыз Хәлимә ападан: “Каен агачы урысныкымы әллә, тәҗрибә участогында да шул үсә, татарның агачлары юкмы?” – дип сораганым истә. “Үскәч белерсең”, – диде. Ә мин үсә төшкәч, татарчасы әйле-шәйле немец теле укытучысы Разия Миловна: “Молчать!” – дип авызымны томалады. Ул безне немецчага өйрәтә алмады, ә үзе ана телен үзләштерә алды, авыл мулласы малаена кияүгә чыкты.

Мәктәп завучы бер елны урыс каеннары арасына америка өрәңгеләре алып кайтып утыртты. Алар әрсезләнеп үсеп китеп бөтен мәхәлләне бастылар. Бирегә килеп, хуҗаларча йөрүче әрмән, грузин, азәрбайҗаннар диярсең.

Ә зифа буйлы ак каен – татарныкы ул, исәпләп чыгардым: бездә каен турында җырлар, хикәяләр бихисап күп. Хәзер, туган телебезне тигезсез “яуда” оттыргач, тагын шул каен турында гына язасы калды инде!

Н.АРЫЛЫ. Казан.

Фото: http://miraman.ru

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев