Апрельдән почта хезмәтләренә бәяләр артты
Почта башкара торган кайбер хезмәтләргә апрель аеннан бәяләр артты.
Россия эчендә авырлыгы 20 граммнан артмаган гади хат җибәрү элеккечә 22 сум кала. Ә менә башка төрле корреспонденция җибәрү тарифларына бәяләр артты. Мәсәлән, заказлы хатны җибәргән өчен хәзер 45 сум түгел, ә 46 сум түлисе була, дип хәбәр итә iz.ru.
Авырлыгы 100 граммнан артмаган заказлы бандерольне җибәрү 6 сумга артты, хәзер ул 66 сум булачак. Гади бандерольләр өчен бәяләр үзгәрми.
Фото: https://pixabay.com | Tumisu
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев