Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда узган ел 25 авыл җирлеге җитәкчесе җинаять җаваплылыгына тартылган

Җаваплылыкка тартылучылар арасында 16 мәгариф хезмәткәре дә бар.

Татарстанда 2017 елда коррупциягә каршы көрәш кысаларында 531 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 370 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Бу хакта ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Салават Рәхимов “Татар-информ”да матбугат конференциясендә белдерде.

Түбән Кама районында хокук бозу очраклары 2 тапкырга арткан, ә Апас районында, киресенчә, вазгыятьнең яхшыруы күзәтелә, диде ул.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елда 70 муниципаль хезмәткәр, коррупциядә гаепләнеп, җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның 25е – авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, 16сы - мәгариф учреждениесе хезмәткәре, 11е - муниципаль учреждение хезмәткәре.

Декларациядә дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат биргән 9 җаваплы җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев