Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдат булырга соң түгел. Эш кирәк булгач, егетләр үзләре китә

1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Бу юлы аның яңалыгы да бар. Моңа кадәр сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән азат ителүчеләрне дә солдатка ала башлаячаклар. Алар үзләре әнә шундый теләк белдерә икән. Армия һәм флотка Татарстаннан – 3 мең 200, Росссиядән 128 мең егет чакырылачак.

Булачак солдатларның беренче төркеме республикадан 18 апрельдә үк юлга кузгалачак. Бу хакта язгы чакырылыш башлану уңаеннан, “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте. Быел ил күләмендә армиягә чакырылучылар саны 10 процентка кимрәк. Узган елның язында хәрби хезмәткә 142 мең егет китсә, бу юлы барлыгы 128 мең егет солдат шинелен киячәк. Белгечләр моны контракт нигезендә хезмәт итүчеләр саны арту белән аңлата.  Татарстаннан армиягә чакырылучыларның күбесе (45 проценты чамасы) Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк, 13 проценты – Хәрби-диңгез флоты, 10 проценты Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә озатыла. Егетләрнең 8 проценты десантчы булачак.


Быелдан башлап дәваланып терелгәннәрне дә армиягә ала башлаячаклар. Узган ел ахырында үз көченә кергән федераль канун нигезендә, сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында моңа кадәр хәрби хезмәттән азат ителүчеләрне, үзе теләк белдергән очракта, хәрби хезмәткә чакырырга мөмкиннәр. Тик иң элек медицина тикшерүе узарга туры киләчәк. “Барысы да бик гади, – дип аңлатты Сергей Погодин. – 2014 елда гамәлдәге канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң, сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында солдатка бармаучыларга хәрби билет урынына белешмә генә бирә башладылар. Бу исә дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә урнашканда кыенлыклар китереп чыгарды. Үз вакытында “хәрби хезмәткә яраксыз” дигән медицина белешмәсен алуга ирешкән егет яхшы эшкә урнашырга килә, ә аны “гафу ит, безгә андыйлар кирәкми” дип кире боралар. Менә шул гына. Хәрби хезмәттә булу төп шартларның берсенә әйләнде”.


Әгәр армиягә бару яшендәге егет үзен савыккан дип саный икән, ул моны дәлилләп күрсәтә ала, дип тә өстәде Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Дмитрий Гурылев. Аның сүзләренә караганда, мондый егетләргә иң элек медицина тикшерүе узарга, ә аннары аның нәтиҗәләрен хәрби комиссариатка тапшырырга кирәк. Мәсьәләне карап тикшергәч, табиблар комиссиясе соңгы сүзне әйтәчәк тә инде. Язгы чакырылыш чорында ил күләмендә өч меңгә якын савыккан һәм Ватан алдындагы бурычын үтәү теләген белдергән егет армиягә китәчәк, дип фаразлана.


Алдагы еллардагы кебек быел да төп игътибар югары һәм урта һөнәри белемле егетләргә биреләчәк. Быел Татарстанда андыйлар саны 2 мең 500дән артып китәчәк дип фаразлана. Армия сафларына китүче югары белемле егетләр, елдагыча, хезмәт итүнең ике юлын сайлый ала. Башкалар кебек бер ел хезмәт итәме, әллә инде килешү нигезендә ике-өч еллык хезмәткә өстенлек бирәме – монысын үзе хәл итә. Аерма шунда: аңа ай саен 20 мең сумнан алып 70 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу язда альтернатив хезмәткә 18 кеше алыначак. “Алар психиатрия хастаханәсе, инвалидлар, пенсионерларга ярдәм итү кебек эшкә билгеләнәчәк. Альтернатив хезмәт итүчеләрне илнең башка төбәкләренә җибәрү ихтималы да бар. Бу очракта тулай торакта бүлмә биреләчәк. Хезмәт итү вакыты 21 айга кадәр җитә”, – диде Сергей Погодин. Татарстанның хәрби комиссары, егетләр ни өчен альтернатив хезмәтне сайлый, дигән сорауга да җавап бирде. Андыйлар арасында моны дин күзлегеннән аңлатучылар, мәсәлән, кулга корал тотарга ярамый дип, дәлилләүчеләр күп икән.


Быел да армия сафларына китүчеләргә кәрәзле телефон белән банк картасы тапшырачаклар. Аңа ай саен ике мең сум күләмендә акча күчереләчәк. Ятимнәр өчен аның күләме 3 мең сум тәшкил итә. “Картаны әти-әниләр дә тулыландыра ала”, – диделәр матбугат очрашуында. Татарстанда “Әниеңә шалтырат” федераль проектын тормышка ашыру эше дә дәвам итә. Былтыр армиягә китүче егет һәм аның әти-әнисенә өч элемтә оператырының (МТС, Теле2 һәм Билайн) берсен сайлап алу мөмкинлеген тәкъдим итсәләр, быел әлеге исемлеккә Мегафон да өстәлгән.


Язгы чакырылышка бәйле сораулар буенча махсус “кайнар элемтә”гә мөрәҗәгать итәргә була. Шалтыратуларны 264-23-51 (Казан горнизоны Хәрби прокуратурасы) һәм 221-60-06 (Татарстан Хәрби комиссариаты) телефон номерлары буенча кабул итәләр. Сергей Погодин бер сорауга урында ук җавап бирде инде. Быел солдатлар армиягә киткән чор футбол буенча дөнья чемпионаты вакытына туры килә. “Тик моңа карап кына язгы чакырылышның вакыты үзгәрмәячәк, – диде Татарстанның хәрби комиссары. – Әлеге эш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк”. Кемгә – туп, ә кемгә – солдат ашы.

Фото: tatar-inform.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев