Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар

14 һәм 15 яшьлек ике кыз Россия буйлап сәяхәт итәргә уйлаган.

Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсе матбугат хезмәте.

Саратов транспорт полициясе хезмәткәрләре әлеге ике кызга Саратов-1 тимер юл станциясендә игътибар иткән.

Тикшерү барышында полицейскийлар 14 һәм 15 яшьлек кызларның Казанда яшәвен, аларны әти-әниләре эзләвен ачыклаган. «Сәяхәтчеләр» өйләреннән үзләре белән акча һәм документлар алып чыгып киткән, автостоп белән Саратовка барып җиткәннәр. Туганнарының телефоннан шалтыратуларына җавап бирмәгәннәр.

Яшүсмерләр полицейскийларга башка шәһәрләр белән танышу өчен өйдән чыгып китүләрен әйткән.

Әти-әниләренә кызларның кайда икәнлеге хакында хәбәр иткәннәр. Алар килгәнче, үсмерләрне социаль-тернәкләндерү үзәгенә урнаштырганнар. 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев