Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“КАН АЛДЫРУ — КҮП АВЫРУДАН ДӘВА”

Соңгы арада традицион булмаган медицинаның кан алдыру, ягъни хиҗама дигән ысулы популярлашып килә. Интернеттагы аралашу сайтларында, әлеге дәвалану төре ярдәмендә организмнан пычрак канны чыгарып, шактый чирдән котылып була, дип ышандыралар.

Бу чыннан да шулаймы? Борынгы әби-бабаларыбыз киң кулланган әлеге дәвалау ысулы турында халык табибы Алмаз ЗАРИПОВтан сораштым. Ул да дәвалауның шушы төрен еш файдалана икән.
— Алмаз, кеше тәненнән пычрак канны чыгару ни өчен кирәк?
— Кан — кеше организмындагы иң төп элементларның берсе. Ул күп процесста, мәсәлән, күзәнәкләргә кислород илтүдә, әгъзаларга гормоннар, туклыклы матдәләр, алмашу продуктлары җиткерүдә катнаша. Тәндәге температураны саклап тоту да, тоз-су балансын саклау да канга йөкләнә. Ул үтәгән функцияләрне санап бетерерлек түгел. Хиҗама ярдәмендә тәннән пычрак, үзлеген югалткан канны чыгарып, запас-торгызылу процессы башкарыла. Ягъни чыккан кан урынына яңасы эшләнә, ул кешенең халәтен яхшырта һәм күп авырудан котылу мөмкинлеген бирә.
Хиҗама — канны вакуум (банка) ярдәмендә суырып чыгару. Авырганда аркага банка салу — электән килгән гадәт. Бу да шул ук банка салу, әмма монысында кечкенә тишем ясала. Хәзер бездә сөлек салдыру популяррак. Сөлек кую да — хиҗама кебек үк кан алдыру бит...
— Кан алдыру нинди авыруларга дәва була ала?
— Простатит, арка авыртуы, җенси көчсезлек, югары кан басымы, веналар тараю яки тыгылу, җилкә яисә муен, баш авырту, туберкулез, тән тиресе авырулары, мускуллар авырту, кул-аяклар ою, ревматизм, югары күз басымы, өянәкләр, йөрәк авырулары күзәтелгәндә, хиҗама ысулы кулланыла. Кан алдырудан соң умыртка баганасының сыгылмалылыгы арту да билгеле.
— Белүемчә, хиҗаманы косметология өлкәсендә дә еш кулланалар...
— Әйе, замана хатын-кызлары арасында нәкъ шушы ысулны сайлаучылар күп. Чөнки кан алдыру кан әйләнешен яхшырта, гормоннар эшләнешен көчәйтә, эчке әгъзаларда сыеклык йөрешен тизәйтә. Ә бу үз чиратында картаю процессын акрынайта һәм хәтта туктата...

Фото: https://pixabay.com | DR-7Wellness

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев