Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ТОРМЫШЫМНЫҢ МӘГЪНӘСЕ — БАЛАЛАР”

Башкортостанның Миякә районы Баязит авылында яшәүче 42 яшьлек Айгөл Гиззаткулованың тормышы белән танышкач, аның олы йөрәклелегенә сокландым. Үзенең 3 баласы янына тагын 6 сабыйны тәрбиягә алган ул. Янында тормыш юлдашы булмаса да, үз өстенә әнә шундый җаваплылык алырга курыкмаган.

Айгөлнең 100 кв. метрлы зур йорты балалар тавышыннан гөрләп тора. Ул гомере буе менә шундый бәхет турында хыялланып яшәгән. 
— Бала алу теләге миндә 20 еллап элек туган иде, — дип сөйләде Айгөл. — Кызым Алсуны (аңа хәзер 23 яшь — Р.Р.) тапкач, табиблар: “Бүтән балаң булмый”, — дип өметемне өзде. Ә мин ишле гаилә, өй тулы сабыйлар хакында хыялландым. Ир туганым юл һәлакәтенә эләгеп вафат булгач, тагын да шомландым: мин дә үлсәм, кызым ялгыз кала бит, дидем. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән тагын бала табу бәхете насыйп булды. Башта Гаяз (хәзер 18 яшьтә), аннары Сәет (14 яшьтә) дөньяга килде. Үземнекеләр өчәү булгач, ятим сабыйларны үз канатым астына сыендыру уе онытылды. Әмма тора-бара бу хакта тагын уйлана башладым. Телевизордан ятимнәрне күрсәтсәләр, елый-елый карый, бик кызгана идем. Тик ирем белән аерылышкач, үземә генә бирмәсләр, дидем. Бәхеткә, ялгыз кешеләргә дә бирәләр икән, шуны белгәч, документлар җыйдым. 2015 елның апрелендә 12 яшьлек Денис белән 6 яшьлек Даниилны алып кайттым. Балаларым моңа уңай карады. “Әни, үзеңә авыр булмаса, ал”, — диделәр. Малайлар тиз арада безгә ияләнде, тормышыбыз ямьләнеп китте. Соңрак кыз алу уе белән яна башладым. Бала алганда күңелеңә якынны эзлисең, аны күрүгә, “менә бу минеке” дигән эчке тоемлау була. Аленаны озак эзләдем һәм таптым. Тик ул үзе генә түгел иде, аның абыйсы һәм ике энесе барлыгы ачыкланды. Ике дә уйламыйча, дүртесен дә алып кайттым. Ник аерырга, бергә үссеннәр, дидем. Шулай итеп, 4 бертуган хәзер бергә: Максимга — 15, Аленага — 12, Даниилга — 10, Вадимга 9 яшь. Кызганыч, сеңелләре генә аерылган, аны 5 айлык чагында башка гаиләгә биргәннәр...
...Айгөл тагын балалар алырга теләге барлыгын әйтте. “Сабыйларны бик яратам, алар — тормышымның мәгънәсе”, — диде ул. Алар хакына Айгөл хисапчы эшен ташлаган, хәзер бөтен барлыгын балаларына багышлаган. Олы кызы Алсу кияүгә чыгып, Уфада үз гаиләсе белән яши икән, уртанчы улы Гаяз да шунда укырга киткән...

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев