"Ул бит – минем Әни, үзем карыйм"
Атасын сүккән кешегә Аллаһы Тәгалә ләгънәт укый һәм анасын сүгүчегә, бөтен гөнаһларның җәзасын Аллаһы Тәгалә бу дөньяда арткарак чиктерә, кыямәткә калдыра, тик ата-анага хөрмәтсезлек гөнаһын алыштыра бу дөньяда. Менә болар барысы да – безгә килеп ирешкән чын хәдисләр. Монда бит бүген дә килешмәслек фикер юк.
“Бүген” дигәннән, хөрмәтле язучыларыбыз Туфан Миңнуллин белән Роберт Миңнуллин турында иң күп язылгандыр. Нинди генә газета-журналлар ачылса да, башлап алар турында язылды. Ләкин әниләргә булган мөнәсәбәтләре тулысынча ачылып җитмәде кебек. Белүебезчә, Туфан абыйның әнисе озак, каты авырды. Театрда шундый чакта Нәҗибә апаның гастрольләргә китеп баруын гаеп тә итәләр. Ләкин Туфан абый каршы килә:
– Ул бит – минем Әни, мин аны башкалардан каратмыйм, үзем карыйм, – ди.
Шулай эшли дә. Чыннан да, аның әнисе тәвәккәл, олы йөрәкле, булдыклы хатын була. Башка караучыларны санга да сукмас иде әле. Шәриф Хөсәенов та әнисенең соңгы көннәрендә бары тик үзе генә карый. Беләбез, күп беләбез: каенанасы белән уртак тел таба алмаган, бердәнбер улын аерып алып чыгып киткән, картаеп, кечерәеп, бөрешеп, чирдән башы чыкмаган киленнәрне. Үзләре дә каенана буласы, барыбызны да ялгышлыклардан Аллаһы сакласа иде.
Бүгенгедәй хәтердә: университетта укыганда, Роберт Миңнуллин өйләнәсе булгач, булачак әбисенә – хатынының әнисенә күлмәклек сайларга бер хатын-кызны кибетләргә алып чыккан иде. Озак, бик озак эзләгәннәр. Роберт:
– Үзе матур, үзе җылы, үзе йомшак, үзе якты булсын, – дигән күлмәклек турында.
“Өч төрле дога пәрдәсез кабул кылыныр: 1) мәзлүм (рәнҗетелгән) кешенең догасы; 2) мосафирның догасы; 3) ата-ананың балаларына догасы”.
Пәйгамбәребез вакытында булган хәл. Бик күп намаз укыган, күп ураза тоткан, вакытын һәм байлыгын Аллаһы ризалыгы өчен туздырган бер кеше авырып китә. Хатыны Пәйгамбәр (с.г.в.)гә хәле начарайганын барып әйтә. Расүл (с.г.в.) сәхабәләрен хәл белергә җибәрә. Күрәләр, чыннан да, хәле бик авыр.
“Ләәә иләәһә илләллаааһү Мүхәммәдүр-расүүлуллаааһ”, – дип кабатлатмакчы булалар. Ләкин теле әйләнми, хәле юк, иман кәлимәсен кабатлый алмый. Бу хәлне кайтып Мөхәммәд Мостафага (с.г.в.) әйтәләр. Ул исә: “Ата-анасы исәнме?” – дип сорый. “Атасы вафат, анасы бик олы яшьтә”, – диләр. Пәйгамбәребез: “Килә алса – килсен, килә алмаса – янына үзем барырмын”, – ди. Карт ана Расүл (с.г.в.) янына килә.
Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.):
– Улыгыз бу дөньяда ни кылды? – дип сорый.
– Улым Аллаһ юлында иде, әмма мин аңа бик ачулы идем, – ди.
– Ни өчен?
– Аның хатыны улымны миңа каршы котыртты, улым миңа авыр сүзләр әйтте, – ди.
– Сезнең рәнҗүегез улыгызны телсез калдырган. Улыгызны гафу итеп, бәхиллегегезне бирегез, – ди.
– Юк, мин аңа бәхиллегемне бирә алмыйм, – ди хатын. Шуннан соң Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) бер сәхабәсенә:
– Бар, утын җыеп кер, – ди. Хатын бик аптырый.
– Нәрсәгә ул утын? – ди.
– Учак ягып, каршыңда улыңны яндырабыз, – ди.
– Баламны күз алдымда газаплауга түзмәм, – ди ана.
– Аллаһның газабы катырак, озаграк, улыңнан риза бул, – ди Җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез. – Анасының рәнҗүе беткәнче, аның намазлары да, уразалары да, дин юлындагы изге эшләре дә ярдәм итмәс, – ди.
Бу хатын:
– Валлаһи, мин улымнан ризамын, – ди.
Бу сүзне улына җиткерәләр, ул шаһәдәт кәлимәсен әйтә һәм үлә. Расүл (с.г.в.) аны юып, кәфенләргә куша, үзе җеназа укып җирләгәч, халыкка:
– Йә мөселманнар, кем үзенең хатынын анасыннан артыграк күрә, ул кешегә Аллаһ Тәгаләнең, фәрештәләрнең һәм барча халыкның да ләгънәтедер. Ул кешенең бер гамәле дә кабул ителмәс, анасының ризалыгын алганчы.
Шушы хәдистән күренгәнчә, рәнҗү дә яхшы гамәл түгел. Шуңа күрә ата-ананы рәнҗетмәскә тырышу кирәк. “Сак-Сок” бәете – шуның чагылышы. Рәнҗетмәскә тырышу – иң яхшысы. Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) теге хатынның малаен ачуланмаган бит, анасын чакырып сөйләшкән, аңлаткан. Малаен газаплау – Аллаһ хөкемендә.
Аллаһы Тәгалә тәүхид гыйлеме белән ата-анага мәрхәмәтле булуны тигез куя. 31 нче “Локман” сүрәсенең 14 нче аятендә: “Миңа шөкер ит һәм ата-анага да шөкер ит”. Ике шөкер бер аятьтә килә. Кем ата-анага шөкер итми, ул Аллаһы Тәгаләгә дә шөкер итүче түгел. Ә кем Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә белә, ул ата-анага да шөкерле була.
Аңлашылганча, ата-анасына хөрмәтле булган кеше – бу дөньяда да хөрмәтле, бәхетле, барачагында да.
Шунысы бар: аналарга хөрмәт чиксез. Әбү Һөрайра риваять иткән: бер кеше Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) дан сораган:
– Иң хәерле кеше кем? – дип.
– Әниең!
– Тагын кем?
– Әниең!
– Тагы кем?
– Әниең!
– Тагы кем?
– Әтиең!
Анага хөрмәт өч өлеш артык булырга тиеш. Расүл (с.г.в.) өч тапкыр: “Әниең”, – дигән, дүртенчесендә генә: “Әтиең”, – дигән.
Безнең бурыч – үзебез үлеп гүргә кергәнче, аларны зурлау, хөрмәтләү, догада булу. Барыбызга да аналарның изге догаларын алып калу насыйп булса иде.
Фото: https://pixabay.com | sabinevanerp
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев