ҖӘМИЛ СОЛДАТ КӨНДӘЛЕГЕ
Газетабызның алдагы санында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан «Солдат хатлары» дигән рубрика ачуыбызны хәбәр иткән идек. Редакциябезгә беренчеләрдән булып биш ел буе солдат сумкасында йөргән, дәһшәтле елларны кичкән тарихи истәлек – куен дәфтәре килеп иреште. Ул – Миңгәр авылында яшәгән, 22 июльдә фронтка алынып, 1945 елның августында туган ягына әйләнеп кайткан батыр солдат Җәмил Шәфыйковның сугышчан көндәлеге.
Көндәлекне редакциягә Җәмил Шәфыйковның оныгы Маратның тормыш иптәше Гөлнар Шәфыйкова китерде. Утлар-сулар кичкән, дәһшәтле елларның шаһите булган дәфтәрдә батыр солдат Шәфыйковның бөтен сугышчан юлы теркәлгән. Җәмил Шәфыйков 1915 елда Миңгәр авылында туган. Илебезгә фашистлар басып кергәнче фин сугышында катнашкан. Батыр солдат Белоруссия, Литва, Латвияне азат итүдә катнаша, 1943 елда «Алга, дошман өстенә!» исеме белән татар телендә чыккан фронт газетасының беренче битенә эре хәрефләр белән «Дошманны татар егете Җәмил Шәфыйков кебек кырыгыз, сугышта аның кебек кыю, куркусыз булыгыз», – дип язылган була. Туган якларына әйләнеп кайтып, тормыш иптәше Хәлимә белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. 1953 елда аны авыл Советы рәисе итеп билгелиләр. Фронтовик Сабай һәм Миңгәр авылларын берләштергән «Пушкин» колхозында рәис булып та эшли. Туры сүзле, булдыклы, гадел, тырыш, таләпчән, көчле җитәкче булуы белән авылдашларының ихтирамын казана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Җәмил Шәфыйков II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Мәскәү оборонасы өчен», «1941-1945 елгы Ватан сугышында җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичереп, берничә тапкыр контузия алган батыр якташыбыз 1972 елда вафат була.
Солдатның көндәлек дәфтәрен кулга алуга тетрәндерә. Биш ел буе куенында йөрткән, сугыш уты кичкән, солдатның хис-кичерешләрен чагылдырган әлеге документның кыйммәте бәһасез. Куен дәфтәре татар һәм латин графигында чиратлашып язылган. Анда юллар бик кыска һәм фронттагы вакыйгаларның бер-ике сүзгә генә сыюы аңлашыла. Җәмил Шәфыйковның көндәлегендә язылганнарның өзекләрен үзгәртмичә тәкъдим итәбез. (Дәвамы киләсе саннарда).
22 июль 1941. Армиягә алындым.
7. 09.1941. Казаннан фронтка чыгып киттек.
20.10. 1941. Люберцы шәһәреннән Горький область станция Морошкага 13 сутка килдек. Шуның 7 суткасы бер төрле дә продуктсыз...
8.11. 1941. Фронтка чыгып киттек . Поезд белән.
12.11. 1941. Москвага килеп туктадык.
13.11. 1941. Москваның Колужи Застава дигән урынына мин 5-Москва дивизиясенең 5-җиңел артиллерия полкына эләгә алдым.
23.2. 1942. Калинин өлкәсенең Молодой Туд районының Холмец дигән авылы астында сугыша башладык. Беренче көннәрдә үк югалтуларга очрадык. Ләкин бер төрле дә уңышлылыклар юк. Немец һаман каршылыклар күрсәтә.
25.11. 1942. Безнең наступление башланды. Бик каты арт. подготовкадан соң без 8 км. алга китә алдык.
10.01. 43. Оборонага туктадык.
03.03. 1943. Без немецны ныклап куа башлап 200 км дан артык алга киттек. Хәзер Смоленский областьның Духовщинский районында оборонага туктадык.
25.04. 1943 – 13. 08 1943кә кадәр ныклап наступление булмады.
13. 08. 1943. Причистый районының Ломоносов авылына таба безнең наступление башланды. Ләкин каты сугыштан соң 2км. алга китеп аның каты корылган оборонасына килеп туктадык. Сентябрь аенда гына ныклап торып алга китә башладык. Смоленск өлкәсен уздык.
10.10.1943. Белоруссиянең Лиозный дигән шәһәрен алдык.
15.10. 1943. Витебскидан 30 км. бүген наступление башланды.
18.10.1943. Дошманның 33 самолеты бомбага тотты. Зарар аз.
7.11. 1943. Октябрьнең XXVI еллыгын искә алдык.
8.11. 1943. Беренче кар аяуды.
9.11 1943. Наступление башланды. Шарико дигән авыл буенда.
12. 10. 1943. Немец атака башлады. Без бүленеп калдык. Күп зарар килде.
13. 11. 1943. Немецның 7 атакасын кире кайтардык. Мине ком. орудия итеп куйдылар.
15. 11. 1943. Каты сугышлардан соң безнең атлар бик аз калды. Безгә бер трактор бирделәр.
30. 11. 1943. Бу көннәрдә карлы-яңгырлы һава. Дошман һәр көнне артиллерия атышлары ясады. 29ында без берничә пленлы алдык. Дошманның көче беленде.
1-10.12. 1943. Тыныч яшәлде. Без яңа урында.
20.12. 1943. Бездән уң якта наступление бара. Немец чигенә.
24-27. 12. 43. Каты сугышлар бара. Мин прямой наводкада. Безнең бер пушканы ватты һәм кешеләре ранен булдылар.
01.01. 1944. Витебскидан 12.км. Порейское авылы буенда. Мин прямой наводкада.
26.03.1944. Безнең гаскәрләр беренче тапкыр ил чигенә чыктылар.
01 –10 . 04. 1944. Көннәр тыныч. Сыерчык килде.
11.04.1944. Медаль алдым.
01-05. 05. Бәйрәм иттек. Аракы да күп иде.
05 – 31. 05. 1944. Тыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев