Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бәрәңгеле вак бәлеш

Бәрәңгеле вак бәлеш рецепты

Камыр өчен:


0,5 л сөт;

180 г «Хозяюшка» маргарины;

25 г чүпрә;

чама белән он.


Эчлек өчен:

6-7 эрерәк бәрәңге;

уртача 2 баш суган;

100-150 г каз мае;

тоз, борыч.


Йомшак кына итеп камыр басып, 15-20 минутка кабартырга куярга. Бәрәңгене вак шакмаклап турарга, суганны да вак итеп турарга. Вак итеп каз маен турап кушарга. Тәменчә тоз-борыч кушып, әйбәтләп болгатырга. Кабарган камырны вак кисәкләргә бүләргә һәм аларны җәеп, өсләренә эчлек салып, бөгеп чыгарга.

Табаны майлап, вак бәлешләрне шунда тезәргә. 200 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут чамасы пешерергә.

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X