10 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
122 ВЫХОДНЫХ ДНЯ: КОГДА ЖИТЕЛИ ТАТАРСТАНА БУДУТ ОТДЫХАТЬ В 2018 ГОДУ
«Татар-информ» узнал, что в новом году нерабочих дней больше, чем в 2017-м, а также когда будут очередные длительные выходные.
-
“Хәләл” стандартлары буенча комитет беренче тапкыр боланнарны хәләл чалуны оештырды
Комитет белгечләре боланнарны чалуны карап-өйрәнү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды.
-
Тат.Икшермә авылы клубында балалар һәм олылар арасында шашка-шахмат ярышы
7 нче гыйнвар көнне Тат.Икшермә авылы клубында балалар һәм олылар арасында шашка-шахмат ярышы узды.
-
Түбән Камада 29 яшьлек чаңгычыны үтерүченең фотороботы төзелгән
Хатын-кызның үле гәүдәсен база территориясендә урманда кичә төнге сәгать 2дә волонтерлар эзләп тапкан.
-
Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана
2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республиканың ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар башлый. Анда ислам дине нигезләре дә укытылачак.
-
Балалары булган гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләре расланды
Икенче һәм өченче балалары туган ата-аналарга түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирелә.
-
Нишләргә бу "мирас" белән?
Хатын-кыз арасында дуслык булмый дип кем акыл сата? Ирләр, яисә якын дустының хыянәткә тиң гамәлен кичерә алмаган хатын-кызлар. Һәркем үз каланчасыннан торып фикер йөртә.
-
Каз каклау рецепты
Татар халкының бүгенге көнгә кадәр сакланып килеп җиткән искиткеч матур, күркәм гадәтләре, йолалары, традицияләре бар. Көннәр салкынайтып, җир өстенә ап-ак йомшак кар төшеп өлгердеме, апа-җиңгиләр, кыз-кыркыннар каз өмәләренә җыелыша.
-
Ни өчен пенсия артмады?
Пенсияне арттырабыз дип, пенсия яшендәге кешеләрдән балалары туу турында таныклык күчерелмәләрен җыйдылар. Безнең әнинең дә пенсиясе 400 сумга артырга тиеш дигәннәр иде, исәпләгәннән соң, 42 сум гына өстәлде. Югыйсә, аның яшьтәшләренең пенсияләре 400 сумнан башлап 1500 сумга кадәр арткан. Ни өчен ул акча төрле кешегә төрлечә арта соң? Айгөл Миначева.
-
Роберт Миңнуллин “Инстаграм шигырьләре” дигән китабын чыгарырга җыена
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин киләсе елда 70 яшьлек юбилеен каршылый.
-
«Ксения Собчакның татар телен саклап калуына сез ышанасызмы?»
Федераль программалар кысаларында Татарстанга 2016 елда – 72 миллиард, ә 2017 елда 86 миллиард сум акча күчерелгән. Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов журналистлар белән очрашуында әйтте моны.
-
Милли китапханәгә классик музыка тыңларга чакыралар
14 гыйнварда Милли китапханәнең уку залында опера сәнгатен яратучылар җыелачак.
-
Йорт җиһазларын кадаксыз ясаучы Илсур Сабиров: «Имәнне халык элек утын итеп яга иде, ә хәзер аңа кытлык»
– Калайдан – төсле тәрәзә йөзлекләре, агачтан – мунча эскәмияләре, утыргычлар, ишекләр... Ни сорыйлар – шуны ясыйм инде, – дип каршы алды безне авылның иң данлыклы агач остасы Илсур Сабиров.
-
«Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы
5 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елның беренче премьерасын сәхнәгә чыгарды. Тамашачыларга Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле тәкъдим ителде.
-
Продюсер Рафаэль Мәҗитов: “Бүгенге составның бу хәлләргә ни катнашы бар?”
Декабрь аенда “Раян” төркеме солисты Азат Адиев 19 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде. Бу вакыйгадан соң күп кенә матбугат чараларында “Экс-Казан егетләре” төркеме солисты дигән сүзләр пәйда булды. Әлеге сүз төркемнең бүгенге составына, продюсерына бер дә ошамый. Иҗатларында да кайбер буталчыклар китереп чыгарган. Бу хәлләргә нокта кую максатыннан, “Казан егетләре” мине үзләренең студиясенә дәште.