Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Каз каклау рецепты

Татар халкының бүгенге көнгә кадәр сакланып килеп җиткән искиткеч матур, күркәм гадәтләре, йолалары, традицияләре бар. Көннәр салкынайтып, җир өстенә ап-ак йомшак кар төшеп өлгердеме, апа-җиңгиләр, кыз-кыркыннар каз өмәләренә җыелыша.

Мамык мендәрләр ясала, чишмә сукмагында матур каурыйлардан ак юллар түшәлә, эш барышында татар көй-моңнары агыла…

Татар туйларында да пар казлар чыгару, аннан кунакларга авыз иттерү – матур гадәт булып саклана. Дөрес, соңгы арада кафеда казларны кисү өчен аш-су йортлары җитәкчелегенә ветеринарлардан белешмә алып киләсе. Ә туйга әзерләнгән кияү-кәләш, аларның якыннары мең мәшәкать артыннан чапкан арада, әлеге белешмә турында онытып та җибәрә. Шуңа күрә, кайбер мәҗлесләрдә пар казлардан авыз ителми дә кала…

Әлеге язмамда сезнең белән каз каклау рецепты белән уртаклашмакчы булам. Әлеге рецептны мин каенанамнан язып алдым. Аңа үз каенанасы өйрәткән булган.

c2ab1adc5877

Димәк, киттек! Казның эченә бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннары, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз. Бер атналап элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер кат пешекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30-40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсеннән, сүле аксын өчен, 1-2 урыннан пычак белән төртеп алабыз. Шуннан соң, казны кабат элеп, 1-2 көн киптерергә кирәк. Аннары казны газда өтәп аласы да, тагын беразга элеп куясы. 1-2 көннән инде ризык әзер!  Казыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X