Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада 29 яшьлек чаңгычыны үтерүченең фотороботы төзелгән

Хатын-кызның үле гәүдәсен база территориясендә урманда кичә төнге сәгать 2дә волонтерлар эзләп тапкан.

Түбән Кама чаңгычысын үтерүченең фотороботы төзелгән, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү идарәсенең ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Элегрәк, “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Камада кичә чаңгы шуарга киткән хатын-кызның үле гәүдәсен тапканнар. Аның муенында һәм башында 11 пычак ярасы булган. Россия Тикшерү идарәсе “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

29 яшьлек хатын-кыз, ире һәм кечкенә кызы белән Красный Ключ бистәсендә «Алнаш» базасында ял иткән. Кичә көндез ул чаңгыда шуарга киткән һәм элемтәгә чыкмаган. Ире аны үзе генә эзләп таба алмаган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызның үле гәүдәсен база территориясендә урманда төнге сәгать 2дә волонтерлар эзләп тапкан.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X