Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Продюсер Рафаэль Мәҗитов: “Бүгенге составның бу хәлләргә ни катнашы бар?”

Декабрь аенда “Раян” төркеме солисты Азат Адиев 19 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде. Бу вакыйгадан соң күп кенә матбугат чараларында “Экс-Казан егетләре” төркеме солисты дигән сүзләр пәйда булды. Әлеге сүз төркемнең бүгенге составына, продюсерына бер дә ошамый. Иҗатларында да кайбер буталчыклар китереп чыгарган. Бу хәлләргә нокта кую максатыннан, “Казан егетләре” мине үзләренең студиясенә дәште.

– Азат Адиев белән килеп чыккан күңелсез хәлләрне язганда, “Казан егетләре” төркемен кыстырулары күңелгә тия башлады. Һаман болгаталар да болгаталар. Кара пиар – шулай ук пиар диләр, ләкин безнең өчен бу күңелле хәл түгел, – дип сүзне төркемнең продюсеры Рафаэль Мәҗитов башлады. – Вәли белән Азат “Казан егетләре”ннән киткәч, үзләренең “Раян” дип исемләнгән төркемен булдырдылар. Берничә ел дуэт буларак эшләделәр. Шуңа да карамастан, һаман “экс” сүзен кыстырып язалар. Мин бер нәрсәне аңлый алмыйм: бүгенге составның бу хәлләргә ни катнашы бар? Бөтен “пычрагы” аларга төшә бит...

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев