Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен пенсия артмады?

Пенсияне арттырабыз дип, пенсия яшендәге кешеләрдән балалары туу турында таныклык күчерелмәләрен җыйдылар. Безнең әнинең дә пенсиясе 400 сумга артырга тиеш дигәннәр иде, исәпләгәннән соң, 42 сум гына өстәлде. Югыйсә, аның яшьтәшләренең пенсияләре 400 сумнан башлап 1500 сумга кадәр арткан. Ни өчен ул акча төрле кешегә төрлечә арта соң? Айгөл Миначева.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә аңлатуларынча, сүз 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан, балалары булган хатын-кызлар турында бара. Кешенең һәр ел хезмәт эшчәнлеге баллар, еллык пенсия коэффициенты белән билгеләнә. Баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы никадәр югары булса, баллар саны да шул рәвешчә артачак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны Россия Федерациясе хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффициентына тапкырланачак һәм ел саен индексацияләнәчәк. Билгеле булганча, хатын-кызларга яшь ярымга кадәр баласын тәрбияләгән декрет яллары өчен баллар каралган. Беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына 1,8 балл, икенче балага елына 3,6 балл, өченчесенә һәм дүртенчесенә һәр ел өчен 5,4 балл өстәлә. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен нәкъ менә шул яңа схема буенча исәпләделәр. Хәзер моны истә тотып, 2015 елга кадәр ялга чыкканнарның да пенсияләрен кабат исәпләттерергә була. Кызганыч, бу – бөтен кеше өчен дә отышлы дигән сүз түгел. Декрет ялларын балларга әйләндергәннән соң, пенсия суммасы артмаска да мөмкин. Декрет отпускы өчен баллар өстәлсә, эш стажы өчен коэффициент билгеләнә. Декрет ялларын балларга әйләндерү стаж коэффициентын киметә, шуңа да кемнеңдер пенсиясе – берничә йөз сумга, кемнекедер берничә тиенгә генә артырга мөмкин. Кыскасы, һәркем өчен пенсия эшләгән елларындагы хезмәт хакы, стажы, шәхси исәп-хисап күрсәткечләренә бәйле рәвештә билгеләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга, тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) акча алучыларга бу файдага түгел, ди белгечләр. Ләкин борчылырга сәбәп юк, закон нигезендә кешегә отышлы булган пенсия түләнә. Шуңа да яңадан исәпләттергәннән соң, пенсиягез азрак килеп чыкты икән, гаризаны кире алып, алдагы сумманы калдыруны сорарга була. Пенсиягезне кабат исәпләтүне сорап, теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Әлеге өлкәгә кагылышлы сорауларны пенсия бүлегенең «кайнар элемтә» телефоны (843) 279-27-27 номеры аша яки www.pfrf.ru сайтында ачыкларга була.

Фото: http://n4k.ru

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев