Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли китапханәгә классик музыка тыңларга чакыралар

14 гыйнварда Милли китапханәнең уку залында опера сәнгатен яратучылар җыелачак.

14 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә “Дуслар өчен концерт” дип аталган музыкаль кичә узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан консерваториясе студенты, җырчы Сөмбел Ситдыйкова хәбәр итә.

“Н.Җиһанов исемендәге консерваториянең Концертмейстер кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның халык артисты Юзефина Сокольская һәр ел саен опера сәнгатен яратучылар өчен махсус музыкаль кичәләр оештыра, - ди Сөмбел Ситдыйкова. – Мондый кичәләргә Казан "Опера яратучылар клубы" әгъзалары йөри. Махсус концертлар Аксенов музеенда, Казан федераль университет залында, Милли китапханәдә даими уздырыла. Анда консерваториядә белем алучы - булачак сәхнә йолдызлары, музыкантлар, шулай ук педагоглар да катнаша”.

Концертта солистлар Ирек Фәттахов, Мәдинә Хәмзина, Алсу Галимова, Кирилл Логинов, Сөмбел Ситдыйкова, музыкантлар Гүзәл Мөхәммәтова, Юзефина Сокольская һ.б. дөнья һәм татар классиклары әсәрләрен яңгыратачак.

Белешмә: Опера яратучылар клубы 1986 елның 17 ноябрендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршында оешкан. Бай тарихка ия тамашачылар клубы Россиянең башка театрларында юк. Клуб әгъзалары, концертларга йөрүдән тыш, төрле спектакльләрне дә тамаша кыла. Яшьләр иҗаты белән даими кызыксына. Дөньякүләм опера проектларында катнаша, иҗат кичәләре оештырырга ярдәм итә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев