Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

«Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы

5 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елның беренче премьерасын сәхнәгә чыгарды. Тамашачыларга Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле тәкъдим ителде.

Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов. Хормейстеры — Алия Хәмзина. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин,  Айдар Фәтхрахманов катнаша.

 

Спектакль аншлаг белән узды.

 

Премьера 27 гыйнвар, 10 һәм 24 февраль көннәрендә күрсәтеләчәк. Рәхим итегез!

 

 

☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17

 

 

 Электрон билет

 

“Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була.

http://tinchurinteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев