Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Йомшак, тәмле камыр әзерлибез

Әлеге камыр рецепты белән өчпочмак, пироглар, кабартмалар, пицца кебек ризыкларны пешереп була.

Камыр ясау өчен кирәк:

500 мл сөт;

600 гр он;

11гр тиз эри торган коры чүпрә;

2 аш кашыгы шикәр комы;

1 чәй кашыгы тоз;

4 аш кашыгы үсемлек мае.

Җылы сөткә чүпрә, тоз, шикәр комы һәм май салабыз. Бөтенесен бергә болгатабыз һәм он салабыз. Әгәр дә камыр ябышучан икән, тагын 50 грамм он салырга була. Камыр басабыз һәм җылы урынга күпергәнче алып куябыз. Камырны кичкә әзерләп, пакетка салып, суыткычка куярга һәм икенче көнне иртәнге якта берәр нәрсә пешереп алырга мөмкин (пакетта, камыр күпересен өчен, урын калдырырга онытмагыз). Суыткычта камыр 3 көнгә хәтле саклана ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев