Салым кодексына үзгәрешләр керә
Яңалыклар

Салым кодексына үзгәрешләр керә

2027 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 396нчы статьясының 181нче пункты үз көченә керә.

Аның нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән яисә авыл хуҗалыгы алып бару өчен башка категориядәге җирләр составында бирелгән җир кишәрлекләреннән максатчан билгеләнеш буенча файдалану яисә файдаланмау турындагы мәгълүмат Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан салым органнарына биреләчәк.

Салым кодексының 394нче статьясы нигезендә, җир кишәрлекләренә җир салымы ставкалары, авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен файдалану шарты белән, кадастр бәясенең 0,3 процентыннан артмаска тиеш. Әгәр җир кишәрлеге максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмый дип танылса, салым салу кадастр бәясенең 1,5 проценты ставкасы буенча гамәлгә ашырылачак.

Шулай итеп, әгәр җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелмәгән булса йә системада җир кишәрлегеннән авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен файдалану турында белешмәләр булмаса (мәсәлән, актуаль чәчү әйләнеше), салым органнарына кадастр бәясеннән 1,5 процент күләмендә салым ставкасын кулланып максатчан файдаланмау турында белешмәләр җибәреләчәк.

Бәян ителгәннәр нигезендә, 2026 елның 1 декабренә кадәр җир кишәрлекләренең хокук ияләре җир кишәрлекләреннән авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен файдалану турында актуаль белешмәләрне авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертү турында кайгыртырга тиеш. Мәгълүматларны шуннан да соңга калмыйча районара салым инспекциясенә җибәрергә кирәк.

 


Нет комментариев