Таныш булыгыз, “Саба блогеры”ның чираттагы герое - Камилә Гыйлемшина. Социаль челтәрдәге исеме- Камила Фердинантовна. Бүгенге көндә 10 меңгә якын язылучысы бар.
Блогер булу өчен кыйммәтле машинада йөрергә, чит илләрдә ял итәргә, затлы рестораннарда ашарга кирәк дип уйлыйсызмы? Һич тә юк! Кайчак кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен утардагы маллар, авыл ишегалды һәм телефон да җитә икән. Моның шулай булуын 20 яшьлек Камилә Гыйлемшина үз мисалында күрсәтә. Ул көтү дә көтә, мунча да яга, ашарга да пешерә, шул арада Казанга барып реклама роликлары төшерергә дә өлгерә. Авылның гап-гади көндәлек тормышы ничек популяр контентка әйләнгән? Камилә белән авыл романтикасы, социаль челтәрләрнең күренми торган яклары, хыяллар һәм киләчәк турында сөйләштек.
– Камилә, әңгәмәне гади сораудан башлыйк инде, блогерлык дөньясына ничек кереп киттең?
– Мин гади авыл кызы. Көек авылында тулы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Тимершык урта мәктәбендә 9 класс белем алдым. Аннары Казан педагогия көллиятенә укырга кердем. Аны уңышлы гына тәмамлап, быел кулыма диплом алдым. Кечкенәдән җыр-моң яратучы, аралашучан, хыялый, иҗатка омтылучы бала булып үстем дип әйтә алам. Бөтен яшьләр кебек үк мин дә социаль челтәрләрдә “казынырга”, башкалар тормышын күзәтергә ярата идем. Әле аккаунтымны башлап җибәргәндә, мәктәп укучысы гына идем. Беренче постларымда, минем дә һәр үсмер кызларга хас булганча – табигать күренешләре, хайваннар, чәчәкләр, матур прическалар... Аннары кыюланып үземне төшереп куя башладым. Казанга киткәч, постларга, сторисларга көллият, тулай торак тормышы бәйләнеп китте. Студент тормышы үзе бер маҗаралы дөнья бит инде ул. Әкренләп миңа яшьләр языла башлады. Бу үземә дә кызык була башлады. Шулай интернет дөньясы мине тулысынча үзенә бөтереп алды…
– Социаль челтәрдә үз блогыңны алып бару, рилслар төшерү сиңа нәрсә бирә, төп эшеңә комачаулык итмиме?
– Әлегә блогерлык минем төп эшем булып тора. Чөнки ул миңа рухи канәгатьлек кенә түгел, өстәмә керем дә китерә башлады. Минем күп вакытым Казанда үтә. Мин төрле кибетләрдә модалы киемнәргә видеокүзәтүләр ясыйм, кызларга стильле киемнәр тәкъдим итәм. Образларга төрле бизәнгечләр, аксессуарлар сайларга булышам. Үзем дә кайчагында модель сыйфатында киемнәрне киеп күрсәтәм. Икенче яратып төшерә торган урыным – ул рестораннар, кафелар. Камера каршында ризыкларны татып карыйм, тәмле булса, язылучыларга шул урынга барып тукланырга тәкъдим итәм. “Бардык, күрдек, сыйландык” дип рәхмәт әйтеп тә язалар әле кайчагында. Хезмәтем бушка китмәде, быел менә шул “роликларым” ярдәмендә Төркиядә ял итеп кайттым.
– Аккаунтыңнан күренгәнчә, авыл тормышын аеруча яратып төшерәсең...
– Әйе, мин үзебезнең авыл тормышын төшерергә яратам, гади, үзебезчә итеп. Маллар караганны, өй җыештырганны, көтү көткәнне, мәсәлән. Иң күп караулар җыйган беренче “ролигым” – сыерыбызны җырлый-җырлый арканнан алып кайтып килгән видео булды. Ул бүгенге көнгә 74 мең карау җыйды. Әһә, мин әйтәм, сезгә шушындый рилслар кирәк икән бит дим. Без хуҗалыкта 5 сыер, ике тана, бер үгез асрыйбыз. Үзе бер сериал төшерергә була бит болар турында. Әле кадрга аяк астында чолганып йөрүче 6-7 мәче баласын, каз-үрдәк, чебешләрне дә кертсәңме? Ишек алдында йорт сакчыбыз – җирән йонлы Вулкан этебез дә бар. Кыскасы, караучыларыма шушы тормыш кызык булуын аңладым. Иртә белән эңгер-меңгердә көтү куганнар, каршы алулар, болынга чыгып аркандагы бозауларга су эчерүләр... Тема күп, төшер генә.
– Йорт эшләренә дә кулың ятып тора, Камилә, әле өй җыештырасың, тавык-чебеш чистартасың, ашарга пешерәсең...
– Әйе, әни кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде безне. Укыганда тулай торактагы кайбер шәһәр кызлары да минем шулай эш рәтен белгәнемне шаккатып карап торалар иде. Апам Динә белән яшьтән кул арасына керергә туры килде безгә. Без кечкенә чагында әтиебез каты авырып, инвалид коляскасында хәрәкәтләнде. Озак вакытлар хастаханәләрдә дәваланды, аңа Мәскәүдә, Казанда 8 авыр операция кичерергә туры килде, янында гел әни булды. Өйдә әле кечкенә энебез дә бар бит.
Күпвакыт өйдә ялгызыбызга гына калырга туры килә иде. Авыр чакларда туганнарыбыз, әниебезнең бертуганы Нурания апа, авылдашыбыз, киң күңелле Нәфига апа ярдәмгә килде. Тормышта авыр, сыналган чаклар күп булды инде. Әтиебезнең үлемен бик авырдан кичердек. Ул бик яхшы, изге күңелле кеше иде. Әнигә җиңел булмады, үзе дә еш авырды, әмма тормышны җигелеп тартты, безне укытырга, кеше итәргә бөтен көчен куйды. Аннары тормышыбызга Илдус абый килеп керде. Ул да безгә бөтен йөрәк җылысын бирде, өчебезне дә чын әтиләрчә кайгыртты, бар хыялларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итә иде ул безгә. Әниебезне дә бик хөрмәт итте, яратты. Әмма шатлыклы, тулы гаиләле көннәребез озакка бармады. Фаҗигале үлем аны да безнең арадан мәңгелеккә алып китте.
Әниебезнең сабырлыгына, көчле рухлы булуына сокланам. Казанга киткәч тә, шәһәрдә озак тоткарланасым килми, эшләремне төгәлләүгә тизрәк гаиләм янына ашкынып кайтам. Әни белән бергә утырып чәй эчүләре үзе бер бәхет. Гомумән, гаиләбез бик дус, тату безнең. Яраткан кешеләрем – әнием, апам Динә, энем Хәлил, җизнәм Инсаф, кечкенә энекәшем Бәхтияр – тормышта зур юанычларым, олы терәкләрем. Гел шулай булып калсын иде, Яраббым, дип телим. Һәркемнең бу тормышта бәхетле булырга хакы бар.
– Блог алып баруыңа якыннарың ничек карый, караучыларың арасында тәнкыйтьләүчеләр бармы?
– Баштарак бу шөгылемне өйдәгеләр бик аңлап та бетермәделәр кебек, аннары ничектер үзләре дә ияләшеп киттеләр, тегене төшер, моны төшер дип, киңәшләрен бирә башладылар хәтта. Мин өй җыештырганны төшерә башласам, һәркайсы үз почмагына кереп бикләнә. Чөнки, бөтен өйгә яңгыратып яраткан җырларымны кушып җибәрәм, мебельләрне күчерә-күчерә юа-җыя башлыйм. Камерага төшергән 1 сәгатьлек видео монтажлаганнан соң, 1 минутлык рилска әйләнә. Кеше эшләгәнне күзәтеп тору рәхәт бит ул. Бер “селтәнүдә” өйне ялт иттереп куюым, караучыларга гына түгел, соңыннан үземә дә кызыклы тоела. Хейтерларга килгәндә, баштарак андый теләсә-нәрсә язучыларга кәеф төшә иде, ә хәзер тәнкыйтьләүчеләргә бөтенләй игътибар итмим. Һәр кешенең үз тормышы үз кулында. Юк-барга борчылып утырсам, мин блогымны алып бара да алмыйм. Ә үземне бу яраткан шөгылемнән әлегә мәхрүм итәсем килми.
– «Бүген блогер түгел, гади кыз булып кына яшим әле» дигән чакларың буламы?
– Мин бүген блогер булам әле дип үземне аерым кысаларга кертмим. Мин көндәлек тормыш белән яшим, үземә ошаганча көн күрәм. Камера алдында да гади, ихлас булырга тырышам, ясалмалыкны яратмыйм. Язылучыларым да гадилегем, юморны яратуым өчен хөрмәт итәләрдер дип уйлыйм. Аннары күп кеше җырлаганыңны яратабыз диләр. Рислар төшергәндә еш кына Ришат Төхвәтуллин, Марат Яруллин җырларын кушып җибәрәм. Матур җырлар яңгыраганда тагын да дәртләнебрәк эшлисең бит ул.
– Киләчәктә үз блогыңда авыл яшьләре тормышын яктыртасың килмиме?
– Авылыбыз бик матур җирдә урнашкан безнең. Яшәү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Халкы да тырыш, эшчән. Әмма яшьләр авылда калырга бик ашкынып тормыйлар шул. Яшьләр тормышыннан нәрсә төшерә алыр идем икән мин? Уйлап карарга кирәк. Шәхсән үзем авылга кайтып кич чыккач дусларым белән район үзәгенә барам, ял паркларында йөрибез, кафега кереп утырабыз. Авылны никадәр генә яратсам да, әлегә үземнең киләчәгемне шәһәрдә күрәм. Шулай да алдагысын Аллаһ белә диләрме әле. Авыл тормышы белән эшләп, чыныгып үстек, үзенә тартып кайтарса да аптырамыйм. Өлкәннәр әйтмешли, җыясы ризыгыбыз каядыр бит.
– Киләчәккә уй-хыялларың?
– Язылучыларым санын 100 меңгә җиткерү. Әгәр шушы максатка ирешәм икән, әнигә тагын бер сыер алып бирәм!
Нет комментариев