Сабада республикабызның танылган блогерлары яшьләр өчен «Медиа-остаханә” оештырды
Район яңалыклары

Сабада республикабызның танылган блогерлары яшьләр өчен «Медиа-остаханә” оештырды

Узган якшәмбедә “Сабантуй” комплексына районның блогер яшьләре җыелды. Алар өчен «Авыл кадрда» проекты кысаларында «Медиа-остаханә” оештырылды.

Чараны татарча проектлар сценаристы, юморист Фаил Баязитов алып барды. Кара-каршы эчкерсез әңгәмәдә спикерлар Олеся Лесная, Илнар Идрисов, Лилия Вакказова, Миләүшә Фатыйхова  катнашты.

Медиаостаханә: белем бирү мәйданчыгы һәм «Авыл кадрда» проекты

Медиаостаханә — ул белем бирү мәйданчыгы, анда яшьләр туган авылларына сөйләүче күзлегеннән карарга, аның тарихын, тормышын фото-видео аша теркәргә өйрәнәләр.

«Аграр яшьләр берләшмәсе» белән грант отканнан соң эшләгән проектыбыз «Авыл кадрда» дип атала. Хәзер аны тормышка ашырырга булдык. Район авылларында тудырылган яңа мөмкинлекләрне, күренешләрне, объектларны яшьләр белән берлектә матур итеп халыкка җиткерүне максат итеп куйдык.

Социаль челтәрләрдә блогер буларак битләрен алып баручылар медиаостаханәдә катнашучыларга халык белән ничек эшләргә, үз фикереңне читенсенмичә әйтергә кирәклеген җиткерәчәкләр. Шуннан соң 20—25ләп яшьләребез үзләренең авылларына тарала, видеолар төшерә. Аграр тормыштагы яңалыкларны, танылган кешеләрнең тормышын, объектлар эшчәнлеген һәм башка хәбәрләрне социаль челтәрләрендәге битләре аша халыкка җиткерәчәкләр.

«Бурыч — районыбызда социаль өлкәләрдәме, икътисадый яктанмы — бөтен уңайлыклар бар һәм алар хакында күбрәк күрсәтү, яшьләрне таныштыру, кызыксынган, безнең белән эшләргә әзер булганнарга мөмкинлекләр бирү», — диде «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров.

Миләүшә Фатыйхова: стендапер һәм блогер буларак үсеш юлы

Мәдәни-иҗади программалар прологында киң таралган практика — җыр. Бу миссияне Тимершык авылы кызы, стендапер Миләүшә Фатыйхова үз өстенә алды. Аның "Яндекс«та 95,5 мең тыңлаучысы бар. «Татар яшьләре» Shazam музыкаль каталогында иң популяр трек булып санала. Блогерлыгы авылда малларның көтүгә чыгуын төшерүдән башланган.

"Хәзерге вакытта Инстаграмда — 36 мең, "ТикТок"та, ялгышмасам, 20 мең язылучым бар", — диде ул.

Лилия Вакказова һәм Илнар Идрисов: татар телен саклау һәм контент үзенчәлекләре

Актаныштан Саба якларына килен булып кайткан Лилия Вакказова социаль челтәрләрдәге профиле турында әйтергә куркыбрак тора икән. Блокларында татар телен саклау мәсьәләләренә күбрәк басым ясарга тырышуы турында белдерде. Татар тормышын яктыртучы, түбәтәйле егет Илнар Идрисов үзенең блогындагы беренче рекламасы һәм аның бәясе турында сөйләде.

Олеся Лесная: интервьюер буларак үсеш һәм аудиторияны үстерү тарихы

Олеся Лесная татар эстрадасы артистлары белән интервьюлар ясау, күңел ачу һәм этномәдәни роликлар төшерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

"Хәзер мин үземне йөз процент блогер-интервьюер дип әйтә алам. Бу миңа бик ошый, әлеге юнәлештә янып эшлим. Шуннан соң миңа күп языла башладылар. Подписчикларым ике елда 15 меңнән 85 меңгә күтәрелде. Саба ягын бик яратам. "Татмедиа"да эшләгәндә берничә тапкыр кайтканым бар», — диде Олеся.

Блогерлар җавап бирде: тәнкыйть, хейтерлар һәм реклама мәсьәләсе

Блогерлар район яшьләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кайчак постлар урнаштыручыларны әйтелгән тәнкыйть сүзләре кулларыннан тоткандай итә. Спикер-блогерлар хейтерларга игътибар итмәскә, тукталып калмаска киңәш иттеләр. Реклама белән эшләү һәм аның бәяләре мәсьәләсендә кискен дискуссия булды.

Мастер‑класс: фильм төшерү буенча проектлар һәм төркем эшчәнлеге

Икенче өлештә Саба районының тарихы, кешеләре, истәлекле урыннары тасвирланган фильм төшерү буенча мастер‑класс үткәрелеп, блогерларга төпле киңәшләр бирелде. «Кешеләр», «Спорт», «Урман», «Халык өчен», «Авыл» темалары буенча 5 төркем фильм сюжеты буенча үз проектларын яклады. Спикерлар тарафыннан аларга өстәмә тәкъдимнәр, төзәтмәләр кертелде, киңәшләр бирелде. Төшереләчәк фильмнарга презентация вакыты ноябрь ае башына билгеләнде.

Фаил Баязитовның чара турындагы фикерләре һәм гомуми йомгак

«Бүгенге очрашу искитмәле булды. Бирегә килүчеләр берсе дә тормышка битараф түгелләр. Залга, ял көне булуга карамастан, Саба турында бүтәннәргә дә сөйлик әле, күрсәтик әле дип үзләренең көчләрен, вакытларын сарыф итәргә әзер булган кешеләр җыелды. Араларында төрле һөнәр кешеләре бар. Байлар Сабасының байлыгы шушы кешеләрдәдер, миңа калса. Бу бик горурландыра.

Чара максатына ирештеме дигән сорауга җавап биргәндә, анысы фильмнарны демонстрацияләүдән соң билгеле булачак. Ничек килеп чыгар дигән бераз курку хисе генә бар, калганнары барысы да бик яхшы», — диде Фаил Баязитов.


Нет комментариев