Хезмәтләрен хөрмәтләп
Октябрь аеның икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Бәйрәм хөрмәтенә «Игенче» җәмгыятендә намуслы, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән һәр хезмәткәргә азык-төлек тупланмасы салынган пакет тапшырылды.
«Бу хөрмәт – сезнең авыл хуҗалыгы тармагына керткән өлешегезне бәялибез, сезнең хезмәтегезне күрәбез һәм сезгә олы хөрмәтебезне белдерәбез, дип тагын бер рәхмәт әйтү мөмкинлеге. Барлык хезмәткәрләргә бетмәс-төкәнмәс энергия, зур уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телибез», диелә җитәкчелек хәбәрендә.
Нет комментариев