Саба мәдәният бүлегенең «Отличники культуры» командасы интеллектуаль КВИЗда призер булды
Район яңалыклары

Саба мәдәният бүлегенең «Отличники культуры» командасы интеллектуаль КВИЗда призер булды

📚29 октябрьдә Казанның Хезмәт сараенда «Мәдәнияттә иминлек сәнгате» («Искусство безопасности в культуре») республикакүләм интеллектуаль КВИЗының финал этабы узды

Чара Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе тарафыннан «Лаеклы хезмәт шартлары — хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклау нигезе» шигаре астында игълан ителгән Хезмәтне саклау елы кысаларында үткәрелде. Финалда Тәтеш, Саба, Нурлат, Әлмәт, Алексеевск муниципаль районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән муниципаль һәм зона этапларында җиңү яулаган командалар көч сынашты.

Катнашучыларны хезмәтне саклау өлкәсендәге белемнәрен, логик фикерләү сәләтләрен, тапкырлыкларын, тиз карар кабул итү һәм бердәм команда булып эшләү осталыкларын сынаучы биш кызыклы тур көтте.

Саба районы мәдәният бүлегенең «Отличники культуры» командасы мактаулы III УРЫННЫ яулады. 

Команда тирән белемен, зирәклеген, тапкырлыгын һәм чын команда рухын күрсәтеп, районыбыз данын лаеклы яклады! Афәрин, безнең мәдәният отличниклары!


Нет комментариев