Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Куллама

Рецепт.

0,5 йомырка
300 г ит
2 суган
1 аш кашыгы үсемлек мае
2 кишер
0,5 стакан он
0,5 аш кашыгы сыер мае

Ит, кишер һәм суганны су салып 1 сәгать кайнатырга.

Кайнап чыккач итне шулпадан алырга һәм телемләп турарга.

Он, йомырка, тоз һәм 2 аш кашыгы су салып камыр басарга.

Юка итеп камыр җәяргә һәм ромб формасында кисәргә. Әзер камыр кисәкләрен тозлы суда 6-8 минут пешерергә.

Судан алгач сыер мае белән болгатырга.

Калган кишерне 15 минут пешерергә һәм түгәрәкләп турарга.

Суганны түгәрәкләп турарга һәм 6 минут май салынган табада кыздырырга.

Табынга чыгарганда тәлинкәгә пешкән камыр, ит, кишер салырга. Шулпа һәм суганны өстенә сибәргә.

Кулламабыз әзер!

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев