13 март 2018 яңалыклары
-
"Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады
Татарстан мөфтие белдергәнчә, беренче мөселман телеканалы 5 яшьтән алып 95 яшькә кадәрге тамашачыларны җәлеп итә.
-
Казан үзәгендә янгын чыккан ВИДЕО
Шаһитлар хәбәре буенча, Назарбаев урамындагы кеше яшәми торган иске йортлар янган.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп кыйммәтен атады
Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанда иң кыйммәтле нәрсә – кеше капиталы.
-
Язны бизәүче бәйрәм
Язның гүзәл бәйрәме – 8 Март уңаеннан район мәдәният йортында хатын-кызларыбызны хөрмәтләү тантанасы булды.
-
Шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова «Гомерләр үтмәгән» кичәсенә чакыра
2018 нче елның 21 нче марты көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга чакырабыз.
-
Чынны ялганнан аерырга: ни ашаганыгызны беләсезме?
“Органик авыл хуҗалыгы турында”гы закон игенчегә ни бирә? Закон кабул ителгәннән соң, кибет киштәләрендәге төрле ясалма азык-төлек, ялган продуктларның “чын йөзе” ачылырга тиеш, ди белгечләр. Һәрхәлдә, бүгенгедәй кибет киштәләрен яулап алган төрле фальсификатлар, уйдырма маркировкалар юкка чыгарылып, кибет киштәсендәге азык-төлекнең чыныннан ялганын аерып булачак. Закон нигезендә барлык җитештерелгән продукция сыйфат сертификатына ия булырга тиеш.
-
Әлмәт театры “Алтын битлек” милли театр премиясен яуларга Мәскәүгә юл тота
Театр Мәскәүдә Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән “Кибет” спектаклен күрсәтәчәк.
-
“Җир сәгате” акциясенә кушылыйк
Республикада 24 мартта 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр республикада «Җир сәгате» акциясе була.
-
Куллама
Рецепт.
-
Бушлай юридик ярдәм
16 мартта иртәнге 9дән 17 сәгатькә кадәр “Бердәм бушлай юридик хезмәт көне” үткәрелә. Шул уңайдан “Бердәм Россия” партиясе Саба җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Саба нотариаль округы нотариусы, Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Саба районы филиалы адвокаты , приставлар хезмәте, прокуратура хезмәткәрләре халыкны кабул итеп, юридик киңәшләр бирәчәкләр.
-
Татар башын татар ашыймы?
Бүген социаль челтәрләрдә еш кына: ”Татар бер-берсен батырмаса, татар булмый инде ул”, – дигән үпкәле язуларга тап буласың. Тәмугта бер казанда кайнаучы татарлар турындагы ялган мәзәкне дә төрләндерәләр. Үз зыялыларыбының: ”Татар башын татар ашый”, ”Татар башына татар җитә” кебек әйтемнәрне кабатлау белән үзебезгә начар язмыш юраганыбызны, үз-үзебезгә явыз программа йоктыруыбызны онытмасак иде. Ул сүзләр милләтне ассимиляцияләү, аны юкка чыгару тегермәненә су коя һәм, чынлап та, татарашар татарлар тәрбияләүгә хезмәт итә.
-
Шәмәрдән боз майданчыгында дусларча очрашу
9 март көнне Шәмәрдән авылы боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча яшләр һәм ветераннар командалары ярышты. Беренчелекне яшләр командасы алды.
-
Чомбе
Бриллиант армиядән иң кимендә прапорщик булып кайтырга җыенган иде.
-
Римма Никитина: Банкет саен тәкъдим ясыйлар, миллион да тәкъдим иткәннәре булды
Шушы көннәрдә татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе, “Манзара” музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитина Матбугат.ру белән әңгәмә корды. Җырчы үзе кебек бик кыю сорауларга җавап бирде.
-
Алабуга кешеләрен егерме ел чамасы куркытып торган ир-атны хөкем иттеләр
Суд аны Җинаять кодексының берьюлы алты маддәсе буенча гаепле, дип тапты.