Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп кыйммәтен атады

Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанда иң кыйммәтле нәрсә – кеше капиталы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан студентлары конгрессы пленар утырышында чыгыш ясаганда, Татарстанда иң кыйммәтле нәрсәнең кеше капиталы булуын атады.

Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанның киләчәге – ул актив яшь белгечләр.

“Бу матур сүзләр генә түгел. Әгәр дә дүртенче технологик революция турында сөйләсәк, берничә ел элек кенә ул бик ерак сыман тоела иде. Әмма бүген ясалма интеллект, блокчейн — болар реаль нәрсәләр һәм аларда алга киткән яшьләр генә аңлаша ала. Республикада кабул ителгән “Стратегия 2030” Татарстанның төп кыйммәте кеше капиталы булуын билгели. Сездә булган белем, лидерлык сыйфатлары безнең республикага Россия төбәкләре арасында лидер булып калырга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X