Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Әлмәт театры “Алтын битлек” милли театр премиясен яуларга Мәскәүгә юл тота

Театр Мәскәүдә Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән “Кибет” спектаклен күрсәтәчәк.

Әлмәт театры коллективының бер өлеше Зифа Кадыйрова әсәре буенча репетицияләр ясаганда, икенче өлеше “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты булган спектакле белән Мәскәүгә җыена. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Театр Мәскәүдә Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән “Кибет” спектаклен күрсәтәчәк. 20 март көнне ул Милләтләр театрының кече сәхнәсендә “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” фестивале җиңүчесе буларак тәкъдим ителсә, 21 мартта шул ук сәхнәдә “Алтын битлек-2018” милли театр премиясе һәм фестивале номинанты буларак уйналачак.

Мәгълүм булганча, «Кибет» спектакле дүрт номинациядә “Алтын битлек”кә дәгъва итә.

Мәскәүгә иҗади сәфәре алдыннан театр спектакльне 16 мартта үз сәхнәсендә уйнаячак.
 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X