Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Айсылу Лероннан тел йотарлык рецептлар

Кичә татар эстрадасы йолдызларының актив яллары турында сөйләгән идек. Татар халкына хас аш-су осталары әле алар. Ландыш Нигъмәтҗанова, Айсылу Лероннан тәмле һәм шул ук вакытта җиңел булган рецептларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ландыш Нигъмәтҗановадан кәбестә пирогы.

Камыр өчен:
1/4 кап сыер мае,
1/4 стакан көнбагыш мае,
1 күкәй,
1 аш кашыгы шикәр комы,
1/2 чәй кашыгы тоз,
1 аш кашыгы каймак,
1/2 стакан сөт,
2 стакан+1/4 стакан он.

Эчлек өчен: суган, кәбестә, күкәй, тоз.

Суганны шакмаклап турап кыздырырга.  Кабестәне озынчалап турарга, суган янына салып, томалап пешерергә. Аерым 5 күкәй пешерергә һәм, турап, кәбестә янына салырга.

Айсылу Лероннан рататуй.

Яшелчәләр: ташкабак (кабачки), баклажан, помидор, кишер, суган, сарымсак.
Соус өчен: томат пастасы.

Фото: http://tatar-today.ru

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X