12 февраль 2018 яңалыклары
-
Хаталы язылган аптека
Февраль уртасы, урам тын. Салмак кына эре ябалак кар ява. Көн кичкә авышкан чак. Инде караңгы да төшә башлады, урамдагы лампаларны бер-бер артлы кабыздылар. Менә, оныгын җитәкләп, әби бара. Тун якасын җил үтмәсен өчен, күтәреп куйган, шәл уранган. Оныгын да нәкъ үзе кебек итеп киендергән. Алар икәү, авыр атлап баралар. Баскан саен аяк астындагы кар шыгыр-шыгыр килеп тора. Еракта тагын бер нокта күренә. Бик тиз якыная, йөгерә ахрысы.
-
Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар
Бүген авылда балалары авыртып хастаханәгә озатылган гаиләләрдә дезинфекция чаралары үткәрелгән. Мәктәптә карантин.
-
Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе 2018 елның 1 апреленнән электрон рәвештә бирелә башлый
Бүген республиканың 30 клиника һәм хастаханәсе хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон рәвештә бирә.
-
Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео
Авиаһәлакәт урынында коткаручылар һәм тикшерүчеләр эшләвен дәвам итә.
-
Перкельт
Перкельт – ит, суган, сарымсак, баллы борыч һәм паприкадан әзерләнә торган Венгрия милли ашамлыгы. Тәме буенча лечоны хәтерләтә, ите генә бар. Аны тавык белән генә түгел, теләсә нинди ит белән әзерләргә ярый. Башка итләрне пешерүе генә озаграк булачак. Перкельтны теләсә нинди гарнир белән чыгара аласыз, мөстәкыйль ашамлык итеп тә тәкъдим итәргә була.
-
Майамига гөбәдия әзерләшергә барган Резидә Хөсәенова туган көнен үзенчәлекле итеп үткәрде (ФОТО, ВИДЕО)
Резидә Хөсәенова – ТНВ каналы тамашачыларына аш-су әзерләргә өйрәтүче, милли кулинария турында китаплар авторы, Казандагы Достоевский урамында урнашкан “Тәмле булсын!” рестораны хуҗасы. 11 февральдә ул туган көнен билгеләп үтте. Быел ул гомер бәйрәмен үзенчәлекле итеп оештырырга уйлаган.
-
Арча районында мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре 30дан артык укучыга норовирус йоктырган
Роспотребнадзор мәктәп укучыларының күпләп агулануына бәйле очракны тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.
-
Әти декрет ялында
Борынгы заманнарда хатын-кыз бала белән өйдә утырган, гаилә учагын саклаган, ә ир-ат ауга йөргән, өенә азык алып кайткан. Татарларда бу кагыйдә инкыйлабка кадәр сакланган. Шушы уңайдан гыйлем иясе Ризаэддин Фәхреддиннең унтугызынчы гасыр ахырындагы бер фикере хәтердә калган. Аныңча, ир-атның өйдә утыруы, хатын-кызның эш эстәп йөрүе – фәкыйрьлектән…
-
Эльвира Тәбризовна чәчләрен суган белән үстерә: «Улым бәләкәй булганда да, чәчләрем коелмады»
Эльвира Мадиярованы күбесе Эльвира Тәбризовна дип белә. Ул журналист, ТВ алып баручысы, церемониймейстер. Әле тагын башлап җибәрүче кино актрисасы һәм бизнес-леди. Ә иң мөһиме — аның чәчләре озын, бик озын! Һәм ул чәчләрне карау, үстерү серләре белән уртаклаша.
-
ТЕПЛИЦА СЫНМАСЫН
Быелгы кыш карлы. Бакчачыга бу тагын бер мәшәкать өсти — теплицаны кар сыту куркынычы арта.
-
Татар егете татарча клавиатура эшләгән
“Басма” исемле клавиатурада алты татар хәрефе аерым төймәләрдә урнашкан.
-
2017 елда Казанда 50 ел бергә яшәгән пар аерылышкан
Узган ел Татарстан башкаласында аерылышу турында 4,6 мең акт теркәлгән.
-
Африкадагы Нигерда татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды
Африка илләренең берсендә – төп халкын мөселманнар тәшкил итүче Нигерда биш кое эшләнгән, алар берничә җирле авылларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итә.
-
Бөтенроссия "Инженерные кадры России-2018" ярышларының Региональ этабы ярышларында 1 урын
10 нчы февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия "Инженерные кадры России-2018" ярышларының Региональ этабы булып утте.
-
Арча районында 19 яшьлек кызны поезд бәрдергән
Фаҗига Ашабаш авылы янында тимер юл кичүендә булган.