Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Арча районында 19 яшьлек кызны поезд бәрдергән

Фаҗига Ашабаш авылы янында тимер юл кичүендә булган.

Татарстанның Арча районында Казандагы көллиятләрнең берсендә белем алган студент кызны пассажир поезды бәрдергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия транспортта тикшерү комитеты матбугат сәркатибе Дмитрий Захаров.

10 февраль иртәсендә Ашабаш авылы янында «Казан – Ижевск» маршруты буенча хәрәкәт иткән поезд 19 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Кыз шунда ук һәлак булган.

«Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең нечкәлекләре тикшерелә. Кыз колакчыннар киеп, музыка тыңлап бару сәбәпле, якынлашып килүче поездны абайламый калган булырга мөмкин», - дип фаразлый Дмитрий Захаров. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев