Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Майамига гөбәдия әзерләшергә барган Резидә Хөсәенова туган көнен үзенчәлекле итеп үткәрде (ФОТО, ВИДЕО)

Резидә Хөсәенова – ТНВ каналы тамашачыларына аш-су әзерләргә өйрәтүче, милли кулинария турында китаплар авторы, Казандагы Достоевский урамында урнашкан “Тәмле булсын!” рестораны хуҗасы. 11 февральдә ул туган көнен билгеләп үтте. Быел ул гомер бәйрәмен үзенчәлекле итеп оештырырга уйлаган.

Үзе җитәкләгән “Тәмле булсын!” ресторанында Резидә ханым аш-су әзерләү мастер-классы бирде. Каймак бәлешен пешергән арада милли ризыкларның әһәмияте, популярлаштыруы хакында в фикер алштылар.

“Майамига кадәр барып гөбәдия пешерергә өйрәттем, Чехиягә бер баруымда чәкчәк, икенче баруымда кыстыбый пешердем,” – дип сөйләде “Матбугат.ру” хәбәрчесенә Резидә апа. 
 
Һәм тагын бер яңалык: Резидә Хөсәенова социаль челтәрләрдә “Тәмле ярыш” дигән марафон башлап җибәрде. Ул март уртасына кадәр дәвам итәчәк. #тәмлеярыш яки #тамлеярыш дигән хештег белән үзегез пешергән милли ризыкларыгызың фото һәм видеоларын “Инстаграм” һәм “Вконтакте”га элегез. Җиңүчеләрне Резидә Хөсәенова үзе билгеләячәк.
 
 
 
 
 
 

Фото: http://matbugat.ru

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев