Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТЕПЛИЦА СЫНМАСЫН

Быелгы кыш карлы. Бакчачыга бу тагын бер мәшәкать өсти — теплицаны кар сыту куркынычы арта.

Моны булдырмас өчен, билгеле, нык каркаслы теплица алырга кирәк. Коррозиягә бирешми торган өслекле каркаска өстенлек бирегез. Моннан тыш арка адымнары да ешрак куелырга тиеш. Гадәттә, теплицалар 1 кв. метрга 20 дән 80 кг га кадәр карга чыдый. 7 см калынлыктагы (яки басылган 3,5 см лы) кар теплицаны 20 кг/кв. метр көч белән баса. Максималь 80 кг авырлык 27 см коры яки 13 см басылган кар дигән сүз. Монда әле кышкы җебетүләр, туңдырулар, ягъни карның каты элпә хасил итүе исәпкә алынмаган. Шуңа теплицаның кимендә 50 кг/кв. метр көчәнешкә түзә торганын алырга кирәген аңлыйсыздыр. Ул очракта да көчле бураннардан соң теплицаның түбәсен даими чистартып торырга кирәк. Бу эшне агач яки пластик көрәк белән, поликарбонатка зыян китермәскә тырышып эшләгез.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев