Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар

Бүген авылда балалары авыртып хастаханәгә озатылган гаиләләрдә дезинфекция чаралары үткәрелгән. Мәктәптә карантин.

Бүген Арча районы Казанбаш авылы Мәдәният йорты бинасында, балаларның күпләп агулану очрагы буенча ата-аналар өчен җыелыш узган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Казанбаш халкы сөйләде. 

Җыелышта район мәгариф бүлеге мөдире, Казанбаш төп урта мәктәбе директоры, табиблар катнашкан. Ата-аналарга балаларның берьюлы күпләп авыртуын кизү дип аңлатканнар. Гаилә әгъзаларына сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, косу, эч китү, температура күтәрелү билгеләре булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кушылган. Бүген авылда балалары авыртып хастаханәгә озатылган гаиләләргә кереп, дезинфекция чаралары үткәрелгән. Мәктәпкә килгәндә, бүген ул ябык. Ишегенә карантин дип язылган.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев