Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Перкельт

Перкельт – ит, суган, сарымсак, баллы борыч һәм паприкадан әзерләнә торган Венгрия милли ашамлыгы. Тәме буенча лечоны хәтерләтә, ите генә бар. Аны тавык белән генә түгел, теләсә нинди ит белән әзерләргә ярый. Башка итләрне пешерүе генә озаграк булачак. Перкельтны теләсә нинди гарнир белән чыгара аласыз, мөстәкыйль ашамлык итеп тә тәкъдим итәргә була.

Кирәк: 500 г сөяксез тавык ите, 2 уртача зурлыктагы суган, 2-3 баллы борыч, 1 чәй кашыгы паприка, 1 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы томат пастасы, тәменчә киптерелгән укроп, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Тавык филесын (яки башка итне) зур булмаган кисәкләргә турарга.

Баллы борычны уртача зурлыктагы кисәкләргә, суганны ярымбоҗралап турарга.

Табага аз гына үсемлек мае салырга, суганны бераз кыздырырга. Баллы борычны өстәп, тагын 2-3 минут кыздырырга.

Яшелчәләр янына тавык ите салырга, сарымсак изәргә. Болгатырга һәм 2-3 минут кыздырырга. Өстенә күмелерлек итеп кайнар су агызырга, паприка, томат пастасы өстәп сүрән утта 15 минут томалап пешерергә. Әледән-әле болгаткалап торырга. Укроп (теләк буенча) кушарга, тәменчә тоз, борыч сибәргә һәм тагын 1-2 минут томалап пешерергә.

Тәлинкәгә гарнир янына итле соус салырга һәм табынга чыгарырга.

"Якты юл" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев