Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда Казанда 50 ел бергә яшәгән пар аерылышкан

Узган ел Татарстан башкаласында аерылышу турында 4,6 мең акт теркәлгән.

2017 елда Казанда 50 ел бергә яшәгән пар аерылышкан. Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Казан шәһәре Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Узган елда Татарстан башкаласында аерылышу турында 4631 акт теркәлгән. Бу - 2016 елга караганда ике процентка азрак. Аерылышуларның 39 проценты гаилә стажы биш елдан да кимрәк булган яшь гаиләләргә туры килә. Аларның дүрт проценты бергә яши башлауларының тәүге елында ук аерылышкан», - дип хәбәр итте ЗАГС идарәсе башлыгы.

Аерылышуларның 76 проценттан артыгы — суд карары, калганнары ир белән хатынның ЗАГС бүлегенә бирелгән гаризасы буенча теркәлгән, дип искәртте Римма Миңнуллина.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев