12 февраль 2018 яңалыклары
-
Эльмира Зарипова: Татарстанда 5 ел эчендә хезмәт хакы буенча бурыч 10 тапкыр кимегән
Татарстан предприятиеләренең үз хезмәткәрләренә 12 миллион 362 мең сум бурычы бар.
-
12 - 18 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
17 февральдә Казанда “Мирас” татар музыкасы фестивале башланып китә.
-
"Рәхмәт абый" Шаһинур Мостафинга бүген 70 яшь тулды
Бүген язучы Шаһинур ага Мостафин зур юбилеен билгеләп үтә. Аңа 70 яшь тулды. Без аны "Матбугат.ру" редакциябездә "Рәхмәт абый" дип йөртәбез, чөнки исәнләшкәндә ул сиңа бер 5-6 тапкыр рәхмәт әйтә. Ни өчен рәхмәт - аңлашылмый.
-
Элвин Грей «Нурлы Казаным» фестивалендә чыгыш ясаячак
Элвин Грейдан тыш, концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар Галимов катнаша.
-
Гадел Вафин Арчада агуланган балалар бер атна эчендә тернәкләнер, диде
Министр әйтүенчә, агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә.
-
Дуслык-татулык дәресләре
– Бер күтәреп чыгып мәңгегә хәл итеп куя торган мәсьәлә түгел. Даими, эзлекле шөгыльләнмәсәң, милләтара кытыршылыклар килеп чыгуы, гел уйламаган, көтмәгән җирдә конфликтлар пыскып ятуы ихтимал. Милли-мәдәни оешмаларны бер түбә астына җыеп, республикабызда яшәүче халыкларның көнкүрмешен, сулышын тоеп тору өчен оештырдык та инде без Татарстан халыклары ассамблеясын. Менә күркәм генә эшләп киләбез.
-
Казанда “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен бер генә көн күрсәтәчәкләр
Кадерле ядкарьне киң җәмәгатьчелеккә тантаналы рәвештә Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәмис Аймәт чыгарачак.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Айсылу Лероннан тел йотарлык рецептлар
Кичә татар эстрадасы йолдызларының актив яллары турында сөйләгән идек. Татар халкына хас аш-су осталары әле алар. Ландыш Нигъмәтҗанова, Айсылу Лероннан тәмле һәм шул ук вакытта җиңел булган рецептларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чарли Чаплин татар дәүләт филармониясе сәхнәсенә менә
Чарли Чаплинның өч кыска метражлы фильмы — «Чемпион», «Бродяга» һәм «Его доисторическое прошлое» татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
-
Кичәге чаңгы ярышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Кичә Байлар Сабасы да Бөтенроссия «Лыжня России 2018» һәм «Лыжня Татарстана 2018» республика чаңгы ярышына кушылды .
-
Татарстан кызы Олимпиадада көмеш медаль яулады
Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль алды.
-
Асылъяр: «Татарча фильмнар күбрәк кирәк»
Асылъярның «Яланаяклы кыз» фильмында Дилбәрне уйнавын тамашачы шулкадәр яратты ки, аның катнашындагы «Синең күзләр» фильмын да шатланып каршы алды.
-
Арчада Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар
Мәктәп язгы каникул көннәре хисабына ял итеп торачак.
-
Алинә Заһитова Олимпиадада ирекле программада җиңде
15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды.
-
Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде
2018 елда җылыту системасын индивидуаль котелларга күчерү программасына республикада 162 миллион сум акча бүленәчәк.