Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арчада Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар

Мәктәп язгы каникул көннәре хисабына ял итеп торачак.

Күпләп балалар агулану нәтиҗәсендә, Арчадагы Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар. Бу турыда кичә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Мәктәп язгы каникул көннәре хисабына ял итеп торачак.

Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина республикадагаы барлык мәктәп ашханәләрен тикшерергә тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты. Шулай ук кичә "Татар-информ" Гадел Вафин Арчада агуланган балаларның сәламәтлеге турында сөйләде, дип хәбәр иткән иде.

Фото: prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев