Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гадел Вафин Арчада агуланган балалар бер атна эчендә тернәкләнер, диде

Министр әйтүенчә, агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә.

Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Атна дәвамында алар тулысынча тернәкләнер дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, агуланганнан соң, Казан һәм Арча хастаханәләренә барлыгы 41 кеше эләккән - 39 бала һәм ике олы кеше. Хәзерге вакытта Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә 30 бала дәвалана, тагын 9 бала Арча үзәк хастаханәсендә. "22 баланың хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Аларга вакытында билгеләнгән дәвалау үз нәтиҗәләрен бирде, балалар тернәкләнә башлады. Калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Бөтен тиешле терапия үткәрелә. Инфекцияне кузгатучы сәбәпне шактый тиз ачыклый алдык. Бу норовирус инфекциясе. 15 сәгать эчендә ПЦР- диагностика ысулы белән ачыклап, шул инфекциягә каршы дәвалау башладык. Хәзер балалар сәламәтлегендә уңай динамика күзәтелә", - дип аңлатты Гадел Вафин. Вируслы инфекция булганлыктан, ул тагын 7 көн дәвамында вирус белән контактта булырга мөмкин кешеләрнең күзәтү астында булачакларын әйтте. Бу вирус таралышына чик кую өчен кирәк.

Министр әйтүенчә, инфекциянең чыганагы ачыкланган. Бу нисбәттән, Роспотребнадзор белән эш алып барыла. "Инфекция таралмасын өчен, барысын да эшләячәкбез. Бер атна эчендә авырган балалар тулысынча савыгырга тиеш", - диде ул. 

Фото: архив/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев